Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Укучылар ветеран белән очраштылар

Бүген, 6 май көнне, Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан Яңа Шашы мәктәбенең татар теле укытучысы Корбанова Гөлнара, Яңа Шашы китапханәчесе Нәҗмиева Надия җитәкчелегендә Яңа Шашы мәктәбенең 5,6 нчы сыйныф укучылары Иске Җогып авылында яшәүче сугыш ветераны Нурмөхәммәтов Габделхәй Шәймәгъсум улы белән очрашуга бардылар. Габделхәй абый сугыш елларын искә алып, безгә...

Бүген, 6 май көнне, Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан Яңа Шашы мәктәбенең татар теле укытучысы Корбанова Гөлнара, Яңа Шашы китапханәчесе Нәҗмиева Надия җитәкчелегендә Яңа Шашы мәктәбенең 5,6 нчы сыйныф укучылары Иске Җогып авылында яшәүче сугыш ветераны Нурмөхәммәтов Габделхәй Шәймәгъсум улы белән очрашуга бардылар.

Габделхәй абый сугыш елларын искә алып, безгә истәлекләр, башыннан кичкәннәрне хәтеренә төшереп сөйләде. Ул сугышка 1942 елны китә, ә туган авылына 1948 елны гына әйләнеп кайта.

Хәзерге көндә туган нигезендә улы Әхмәт һәм килене Гадилә тәрбиясендә кадер-хөрмәттә яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев