Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

УКУЧЫЛАРЫБЫЗ ЯЗМЫШЫ – МӘКТӘПЛӘР ЭШЧӘНЛЕГЕНӘ ТӨП БӘЯ

Мәктәбебез - чиста татар авыл мәктәбе. Республикабызда билгеле, данлыклы шәхес Галиев Фәйзи Әхмәтхан улы җитәкләгән элеккеге "Искра" колхозы үзәгендә урнашкан. 50 елга якын шушы колхозны җитәкләгән чорда Фәйзи абый кешеләрнең матди хәлен генә яхшыртып калмаган, аларны тәрбияләүгә дә аеруча зур игътибар биргән. Җыйнап кына әйткәндә, мондагы халыкның күпчелеге үзе яшәгән,...

Мәктәбебез - чиста татар авыл мәктәбе. Республикабызда билгеле, данлыклы шәхес Галиев Фәйзи Әхмәтхан улы җитәкләгән элеккеге "Искра" колхозы үзәгендә урнашкан. 50 елга якын шушы колхозны җитәкләгән чорда Фәйзи абый кешеләрнең матди хәлен генә яхшыртып калмаган, аларны тәрбияләүгә дә аеруча зур игътибар биргән. Җыйнап кына әйткәндә, мондагы халыкның күпчелеге үзе яшәгән, эшләгән авыл белән, күмәк хуҗалык белән горурлана, ярата; тырышып эшләгәндә генә тормышны яхшыртып буласын аңлый. Бу матур сыйфатлар аларның балаларына да, оныкларына да күчкән.

Менә шундый җирлектә урнашкан Күңгәр урта мәктәбенә мин 1977 елда директор булып эшли башладым. Шуннан соңгы узган еллар дәвамында мәгариф системасында бик күп үзгәрешләр булды. үзгәрешләрсез, реформаларсыз эшләгән еллар булмады дисәң, дөресрәк тә булыр.

Яңа мәктәпләр төзелде, иске мәктәпләргә капиталь ремонтлар уздырылды. 1966 елда колхоз көче белән төзелгән мәктәбебезгә дә 2014 елда капиталь ремонт булды. Шартлар күпкә яхшырды. Мәктәпнең материаль-техник базасы яхшырды, заманча информацион технологияләр белән тәэмин ителде. Барлык укыту кабинетлары интерактив такталар, проекторлар һәм башка оргтехника белән тулысынча җиһазланган. Мәктәп интернетка тоташтырылган. Гомумән, информацион тирәлек киңәйде. Алдынгы тәҗрибәне өйрәнергә, үзеңнең эш тәҗрибәң белән уртаклашырга, аралашырга мөмкинлекләр күбрәк ачылды. Электрон журналлар, көндәлекләр, электрон отчетлар укытучыларның эшен тамырдан үзгәртте.

Авыл да бик нык үзгәрде. Анда яшәүчеләрнең тормыш, эш шартлары яхшырды. Ата-аналар арасында югары белемле, махсус урта белемле кешеләр бик күпкә артты. Мәсәлән, укучыларыбыз гаиләләренең 41%-ында югары, 36%-ында махсус урта белемле гаилә членнары бар. Мондый гаиләләр белән белем бирүдә эшләргә җиңел, шул ук вакытта аларның мәктәпкә, укытучыларга карата булган таләпләре дә артты.

Авылларда балалар саны кискен кимеде. Бездә дә 1977 елда мәктәптә 327 укучы бар иде, ә хәзер 94 бала белем ала. Балалар саны кимү үзеннән-үзе мәктәпләр санын киметүгә китерә. Бу - бәхәссез. Әлеге күренеш инде күптән бара. Гомумән, без соңгы вакытта еш телгә алынган "оптимальләштерү" узган гасырның 80 нче елларында ук башланды. Әлбәттә, бу бик катлаулы процесс, моны хәл иткәндә, авылның, милләтнең киләчәге, укучыларның язмышы турында онытмаска кирәк, шул ук вакытта укыту-тәрбия бирүнең сыйфаты төшүгә дә юл куярга ярамый. Сүз уңаеннан шуны әйтеп китәсем килә: безнең районда мәктәпләрне кыскарту төптән уйлап, үзебезнең шартларга яраклаштырылып башкарылды. Кызганычка каршы, "башкарылачак" дип тә өстәргә туры килә, чөнки алдагы елларда балалар саны арту күзәтелми.

Мәктәптә булган үзгәрешләрнең иң зурысы - дәүләт йомгаклау аттестациясе: 11 сыйныфлар өчен бердәм дәүләт имтиханнары(БДИ), 9 сыйныфлар өчен төп дәүләт имтиханнары (ТДИ) керү булды. Ул хәзер төрле формаларда 4 нче сыйныфларга да кертелде. БДИ кертелгән елларда аңа карата минем фикерем уңай иде. Дөрестән дә, бала өчен иң хәлиткеч елда ике урында: мәктәптә һәм укучы сайлаган уку йортында имтихан биреп азапланырга кирәкми. Каядыр барып та йөрисе юк, имтиханны җирле шартларда тапшырасың. Документларны да берничә уку йортына бирергә мөмкин. Шул ук вакытта укучының да, укытучыларның һәм ата-аналарның да төпле белем алуга таләпләре артты.

Ләкин еллар узу дәвамында БДИның тискәре яклары да ачыкланды. Иң борчыганы - аның бөтен имтихан алу пунктларында да бердәм шартларда уздырылмавы. Ә бит бердәм дәүләт имтиханнары җәмгыятебезнең, образлап әйтсәк, кадрлар фильтры. Белеме, әзерлеге бар икән, алга таба да укысын, заманга яраклы белгеч булсын, ә инде баллы түбән икән, үзенә лаеклы һөнәр сайласын. Дөрес: соңгы өч елда БДИны бирү шартлары кырысланды. Имтихан нәтиҗәләре дә мәктәпне тәмамлаучыларның белемнәрен дөресрәк чагылдыра башлады. Безнең мәктәбебез мисалында да ул ачык чагылды. 2014 елда без иң яхшы 100 авыл мәктәпләре арасында беренче урынны алдык. 2015 елда да БДИ буенча нәтиҗәләребез республиканың уртача балларыннан югарырак булды. Узган 2016 елда авыл мәктәпләре арасында "ТОП-20"гә кереп, "Татарстан Республикасының 2016 елгы иң яхшы мәктәбе" исеменә лаек булдык. Алган белемнәрен раслап, мәктәпне тәмамлаучы укучыларыбыз югары, махсус урта уку йортларында укуларын уңышлы дәвам итәләр.

Бердәм дәүләт имтиханнарын яклаган фикерләрне дә, аңа каршыларны да күп ишетергә туры килә. Аны уздыруда кимчелекләр җитәрлек, мин аларга тукталмыйм. Бердәм дәүләт имтиханнары системасын саклап калырга уйлыйбыз икән, илебез буенча бердәм таләпләр үтәлешен дә тәэмин итәргә кирәк. Ә инде бу моны үтәү мөмкин булмаса, мәктәпне тәмамлаучыларның белемнәрен бәяләүнең башка юлларын сайлау дөрес булыр. Минемчә, заманга яраклаштырып, элеккеге мәктәпләрдәге комиссияләр белән имтихан алу системасын, шул ук вакытта, укуын дәвам итәргә теләгән кешеләр өчен югары уку йортлары каршында компьютер белән тестлар алу үзәкләрен (центральное компьютерное тестирование ) кире кайтарырга иде. Андый үзәкләрне ел әйләнәсе эшләтеп, теләгән укучы үз белеме турында белешмә алсын, алган баллары белән риза түгел икән, билгеле бер әзерләнү вакыты узгач, кабат бирсен. Уку йортлары шул алган баллар буенча үзләрендә конкурслар оештырсыннар.

Педкадрларның әзерлеген, мәктәпләрнең, укытучының эш нәтиҗәләрен бәяләү, аңа бәйле рәвештә хезмәт хакларын түләү, фәннәрне нинди телдә укыту, отчетларның күплеге - безне борчый торган сорауларның кайберләре генә. Барысына да тукталып китү мөмкин түгел, шулай да аеруча әһәмиятлесенә - мәктәпне тәмамлап чыкканда укучыларга бирелә торган документларны бирү тәртибенә тукталып китәсем килә. Хәзерге вакытта ике мәҗбүри фәннән дә яисә шул фәннәрнең берсен кабат тапшырып та тиешле минималь баллны җыя алмаса, ул укучыга аттестат бирелми. Минемчә, мәктәптәге билгеләре уңай булса, документ бирергә, ә БДИ буенча җыйган балларын күрсәтеп, аттестатка кушымта итеп бирергә кирәк. Шулай эшләгәндә укырга яки эшкә кабул итүче аның реаль мөмкинлеген күреп торачак. Дөрес, аттестат алмаучылар өчен алдагы елларда имтиханнарны кабат тапшыру мөмкинлеге бар үзе, ләкин беренче елны бирә алмаган укучының икенче яки аннан соңгы елларда тиешле таләпләргә туры килерлек итеп тапшыра алуы шикле. БДИ системасы кергәнче, мәктәпне тәмамлаучылар арасында хәзерге таләпләргә туры килерлек форматта имтихан бирә алмаслык укучылар юк түгел иде. Сер түгел: комиссия, аларның мөмкинлекләрен белеп, тартып-сузып "өч"ле куйды, һәм күргәнебезчә, алар тормышта үз урыннарын таптылар, матур гына эшлиләр, яшиләр.

"Фәннәрне нинди телдә укытырга соң?" дигән сорауга да тукталасым килә. Татар баласына татарча уку уңайлы да, аңлаешлы да, ләкин киләчәктә аның БДИ, ТДИ тапшырасы һәм рус телендәге контроль эшләрне, тестларны эшлисе бар. Бәхәсләр күп. Укучыларга, укытучыларга авырга туры килсә дә, татарча-русча укытырга мәҗбүрбез. Без барлык фәннәрне дә, рус теле һәм әдәбиятыннан кала, татарча, татар дәреслекләре буенча укытабыз, шул ук вакытта 6-8 нче сыйныфлардан башлап, терминнарны русча да аңлатабыз, контроль эшләрне, тестларны рус телендә алабыз. Вакытында авыр булса да, ахырдан БДИ, ТДИ биргәндә җиңелрәк була.

Соңгы елларда мәктәпләрнең, укытучыларның эш нәтиҗәләрен бәяләү, аңа бәйле рәвештә хезмәт хакларын түләүдә уңай үзгәрешләр күзәтелә. Укытучының, мәктәпнең эшен бәяләү бик катлаулы, хезмәт хакы ул керткән, куйган хезмәтенә тиңдәш булырга тиеш. Авыр үзләүче укучы белән укытучы күбрәк эшли, аны дәресләрдән соң да алып кала, ә нәтиҗә барыбер югары булмый. Әгәр укучы "канәгатьләнерлек" билгесе алган икән, укытучы моңа бик шатлана. Ул өстәмә эшләгән өчен дә хезмәт хакы сорамый. Бу бигрәк тә авыл мәктәпләре шартларында ачык күренә. Ә сәләтле укучы белән уңышка ирешүе җиңелрәк. Билгеле, сәләтле укучы белән эшләгәндә укытучының үзенә дә таләпләр югарырак була.

Сүземне йомгаклап, шуны әйтәсем килә: нинди генә үзгәреш булмасын, төп максат булып, беренче чиратта укучыларның киләчәк язмышына уңай йогынты ясау торырга тиеш, алар тормышта үзләренә лаеклы урынны таба алсалар, укучы да җәмгыятебез дә отачак. Мәктәпнең, укытучының эшчәнлеген бәяләгәндә дә төп критерий итеп, беренче чиратта, мәктәпне тәмамлап чыгучылар язмышы торырга тиеш. Мәктәбебезне тәмамлап чыгучы укучыларның язмышы - безнең эшебезнең төп нәтиҗәсе. Алар үрнәгендә хәзерге укучыларыбызны тәрбиялибез, аларга белем бирәбез. Шуны истә тотып, мәктәпне элеккеге елларда бетереп чыккан укучыларыбыз белән очрашулар еш булып тора. Шундый очрашуларның чираттагысы 25 мартта мәктәптә булачак.

Габидуллин Наил Гомәр улы,

Күңгәр урта мәктәбе директоры,

Татарстанның атказанган укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев