Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Укыгыз һәм фикерләгез

Кая таба барабыз, җәмәгать? Кыйблабыз дөресме?

Мәкаләне укыгач, ризасызлык белдерүчеләр дә, үзенең хаклылыгын исбатларга тырышучылар да табылыр. Әмма изге Коръәндә бу гамәлләрнең дөрес түгеллеге язылган...

Күптән түгел Кала тавында булып, чишмә суыннан авыз иттем. Тик "Изгеләр зираты"на үткәч үк гаҗәпкә калдым. Элек Совет заманында 1 Май бәйрәменә клубларны әнә шулай бизиләр иде. Дөрес, биредә агач ботакларына шарлар түгел, төрле төстәге һәм зурлыктагы, бизәкле, чуклы, тагын әллә нәрсәләре булган яулыклар элгәннәр. Гадәттә, җәен һәм көзен зират эче яшькелт яки саргылт булуга ияләнелгән. Ә монда кызыл, зәңгәр, шәмәхә төсләрдән күзләр камаша. Ун-егерме генә түгел, йөзләрчә, кая ул, меңнәрчә яулык бар монда. Алар фонында, чардуган урынына дип чорналган җепләр дә югалып калганнар... Баскычлар буйлап аска, чишмә суы алып менергә йөгердем: төшкәч - шаккаттым! Чишмә төбендә вак акчалар ялтырый. Йа, Алла! Мәҗүсилекнең соңгы чигенә җитеп барабыз түгелме? Өстәвенә, төрле авыруларны таратуда төп рольне акча уйный дип ишеткәнем бар.

Тәкъдимем бар: "Әләшә" бәйрәмендә дин әһелләре бу хакта өздереп үз фикерләрен белдерсәләр иде. Чөнки, иманым камил, боларның күбесе наданлыктан килә. Кайберәүләр: "Әй, электән килгән гадәт инде ул", дип кенә җибәрә. Ә сез Коръән кушканча яшәгез, Коръәндә исә, яулык бәйләү, акча салу, җеп әйләндерүләр мөселманча түгел, диелгән. Инде фикерлик, моны эшләүчеләр кемнәр булып чыга? Алла сакласын!

Җәмәгать, укыгыз һәм фикерләгез. Изге китабыбыз да әнә шуларга басым ясарга өнди.

Фотода: узган язда зиратны чистарткан вакыт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев