Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Укытучы булып туган

Үзе бер Укытучы булып туган Абажурлы зәңгәр лампасыннан Өстәленә якты сибелгән. Дәфтәрләр дә инде тикшерелгән, Планнар да күптән төзелгән. Ә ул һаман йокламаган, Төн йокысын нәрсә алган соң? Клара Булатова Шагыйрәнең әлеге шигырь юллары 32 ел гомерен Күәм мәктәбендә математика укытуга багышлаган педагог Хәбибуллина Айсылу Мөбәрәкҗан кызын күз алдына китерде...

Үзе бер

Укытучы булып туган

Абажурлы зәңгәр лампасыннан

Өстәленә якты сибелгән.

Дәфтәрләр дә инде тикшерелгән,

Планнар да күптән төзелгән.

Ә ул һаман йокламаган,

Төн йокысын нәрсә алган соң?

Клара Булатова

Шагыйрәнең әлеге шигырь юллары 32 ел гомерен Күәм мәктәбендә математика укытуга багышлаган педагог Хәбибуллина Айсылу Мөбәрәкҗан кызын күз алдына китерде дә бастырды. Эше генәмени әле, һәр укучысының язмышы белән гомер итәсе дә бар, ә анысы кисәк-кисәк төн йокыларын да качыра. Һәр укучысын үз баласыдай якын күргән укытучыга шатлыгы да, борчу-мәшәкатьләре дә җитәрлек тормышта.

Айсылу Мөбәрәкҗан кызының балачагы да башкаларныкыннан әллә ни аерылмый, ул да курчак уйнап, "балалар" укыта. Әти-әнисенә булышып, өстәвенә әбисенең зирәк, акыллы киңәшләрен тыңлап үзенә һөнәр сайлый. Максатына ирешү өчен югары белем ала, эшкә урнаша, тормышка чыга. Ул - бәхетле укытучы, үзенең туган авылында эшләп, авылдашларына, аларның балаларына белем бирә. Гомеренең яртысын туган мәктәбенә багышлап, хөрмәт казана.

Чын мөгаллимә сыйфатларын үзенә туплаган шәхес ул. Әтисе Мөбәрәкҗан абыйдан төгәллек, үз эшенә җитди караш сыйфатларын алса, кешеләргә мәхәббәт, әхлак тәрбиясе әнисе Раушания ападан күчкәндер. Айсылу Мөбәрәкҗан кызы үз фәнен тиешле дәрәҗәдә белүче математика укытучысы гына түгел, авыл тарихы белән кызыксынучы, аның бүгенгесе, киләчәге өчен кайгыручы җирле үзидарә советы депутаты, мәктәбебез коллективын барлап, яклап торучы профсоюз рәисе, сыйныф җитәкчесе һәм өч бала әнисе дә. Тормыш иптәше Илшат абый белән үзләре кебек тормыш сөючән, итәгатьле ике кыз, бер ул тәрбияләп, аларның һәркайсын югары белемле иткәннәр.

Айсылу Хәбибуллина укучыларында да үзенә хас сыйфатларны тәрбияләргә тырыша. Аларның уй-кичерешләрен йөрәге аша уздыра. Шуңа да аның укучылары башкалардан аерылып торалар, тормышта да үз юлларын җиңел табалар, теләгәннәренә ирешәләр. Ул үз укучыларын ана теле, үз милләте белән горурланырга өйрәтә, татар халкына карата хөрмәт хисләре тәрбияли.

Айсылу Мөбәрәкҗан кызы - күпкырлы шәхес. Укучылары белән төрле конкурсларда, конференцияләрдә катнашып, призлы урыннар яулый, спорт өлкәсендә дә сынатмый. Ә иң яраткан шөгеле - чәчәкләр үстерү. Аның өе дә, кабинеты да - гөлбакча. Хәзерге кызу ритмлы тормышта Айсылу Мөбәрәкҗан кызы кебек изге җанлы, киң күңелле кешеләр аздыр. Үзенә авыр булган чакларда да ул ярдәм кулын суза белә, төпле киңәшләреннән ташламый, гел безне кайгырта.

Укытучы исемен горур күтәрүче хезмәттәшебез белән ихлас горурланабыз, сокланабыз. Әле озак еллар бергә эшләргә насыйп булсын иде дип телибез. Аның кебек үрнәк мөгаллимнәр булганда, эшлисе дә килә.

Фотода - Айсылу апа ире Илшат белэн.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев