Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Укытучы зары" - билгесез шагыйрь-укытучы нидән зарлана?

Социаль челтәрләрдә "Укытучы зары" дип аталган шигырь популярлык казанды. Intertat.ru укучыларына билгесез шагыйрь иҗат иткән әлеге язманы тәкъдим итәбез. Яратам мин эшемне Электрон журналымны. Кочак-кочак өелеп кайткан Бер сумка дәфтәрләрне. Яратам конкурсларны Меңләгән олимпиадаларны. Төн буена йоклатмаган Бетмәс конференцияләрне. Яратам алтын көзләрнең Сентябрь,октябрын. Керфек какмый төн үткәреп Төзелгән программаларын. Семинар,мастер...

Социаль челтәрләрдә "Укытучы зары" дип аталган шигырь популярлык казанды. Intertat.ru укучыларына билгесез шагыйрь иҗат иткән әлеге язманы тәкъдим итәбез.

Яратам мин эшемне
Электрон журналымны.
Кочак-кочак өелеп кайткан
Бер сумка дәфтәрләрне.

Яратам конкурсларны
Меңләгән олимпиадаларны.
Төн буена йоклатмаган
Бетмәс конференцияләрне.

Яратам алтын көзләрнең
Сентябрь,октябрын.
Керфек какмый төн үткәреп
Төзелгән программаларын.

Семинар,мастер класслар
Алар даими инде.
Вебинарлар,форум,курслар
Беркайчан бетмәс инде.

Хәзер җитә яз айлары
БРТ,БДИлары.
Аттестация дигәннәре
Җәйге лагерь айлары.

Сөйләмәдем педсоветны
Анысы бер тамаша.
Уттан алып суга сала
Хуҗабыз "кайнарланса".

Яратмыйча мөмкин тугел
Ут телле балаларны.
Дәрескэ әзерләнмәсә дә
Шат йөзле малайларны.

Әле килә әбиләре,
Әтисе-әниләре.
Жилекләргә үтеп керә
"Ник өчле?"-диюләре.

Чирек ахырлары җитсә
Бар дөньясы айкала.
Кирәк "дүртле", "бишле" диеп
Балалар арттан чаба.

Менә шулай бер туктамый
Тугыз ай тыгызлыкта.
Конвейрга эләккәнмени
Эшләр безнең гел "худта".

И. Кийко рәсеме. "Чаян" журналыннан алынды

Чыганак: http://mediametrics.ru/rating/ru/843/day.html?search=intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев