Укытучылар Нурумбальда булды
Күәм урта мәктәбенең Марий Эль Республикасының Морки районы Нурумбаль авылы мәктәбе белән хезмәттәшлек итүе турында хәбәр иткән идек. "Узган атнада Нурумбаль урта мәктәбендә төбәкара семинар узды, анда Күәм урта мәктәбенең рус теле, башлангыч сыйныф укытучылары, директор һәм аның урынбасары катнашты. Шулай ук Олы Әтнә һәм Яңа Шашы мәктәбе укытучылары да...
Күәм урта мәктәбенең Марий Эль Республикасының Морки районы Нурумбаль авылы мәктәбе белән хезмәттәшлек итүе турында хәбәр иткән идек. "Узган атнада Нурумбаль урта мәктәбендә төбәкара семинар узды, анда Күәм урта мәктәбенең рус теле, башлангыч сыйныф укытучылары, директор һәм аның урынбасары катнашты. Шулай ук Олы Әтнә һәм Яңа Шашы мәктәбе укытучылары да бар иде. Биология һәм рус телләре буенча ачык дәресләр үткәрделәр, алары практик һәм теория өлешләреннән торды. Бик файдалы чара булды", - дип хәбәр итте Күәм урта мәктәбе директоры урынбасары Ләйсән Ганиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев