"Улым истәлегенә" - "Әтнә таңы"
Язмышларга ниләр язылганын, Беләдер шул бары бер Аллам.
Бик бәхетле булса гына әгәр,
Тусын икән җиргә кыз бала.
Бу тормышта күпме кыйналдым мин,
Сыгылмадым һәм дә сынмадым.
Сындырырга теләп үҗәтләндең,
Бала ачысы белән сынадың.
Улым ята үлем түшәгендә
Көтеп көн дә әҗәл килгәнен.
Китте улым салкын кыш аенда,
Белмим, хәзер, ничек түзәрмен.
Ап-ак кышта килгән кара кайгы
Телгәли шул минем йөрәкне.
Аллам, Синнән сәламәтлек сорыйм,
Кире какма минем теләкне.
Салкын кышлар алып китте аны,
Каберен дә карлар каплады.
Аны сагынып өзгәләнеп елыйм,
Күзләремдә яшьләр калмады.
Газиз балам, минем бәгырькәем,
Киттең инде кайтмас җирләргә.
Күңел юләр, һаман өмет итә,
Түзә алмыйм, инде нишләргә?
Кайтыр диеп һаман көтәм сине,
Уйлыймын да кабат коелам.
Авызын ерып, элеккечә атлап
Кайтып керер кебек тоела.
Көтмәм инде хәзер, өмет сүнә,
Тынгы бирми бары җан ярам.
Синсез үтәр, улым, елларым да,
Төшемә кер, диеп ялварам.
Кермисең шул бер дә төшләремә,
Тынычладың, китеп бардың да.
Борчымыйсың, урының җәннәттәдер,
Белеп ятасыңдыр барын да.
"Әтием" дип өзгәләнә балаң,
Сурәтеңнән алмый күзләрен.
Өзгәләнеп әтисен сагына,
Җанны телә әйткән сүзләре.
Ярый әле, улым, нәселең калды,
Бик яратам газиз балаңны.
Тәннәремдә җаным бар вакытта
Ташламамын, улым, мин аны.
Үз баласын гүргә салган ана
Бәхетлеме, уйлап карагыз.
Яраларны яңартмагыз, дуслар.
Юатмагыз, юата алмассыз.
Кайгы-хәсрәт өелеп килде миңа,
Ә соңгысы - өнне алырлык!
Бала ачысын җиңеп яшәр өчен,
Бир Ходаем бетмәс сабырлык.
Әй, язмышым, нигә рәхимсез син?
Сызлаулардан йөрәгем ара.
Еллар үткәч бәлки сулкылдамас
Язмыш уйган, төзәлмәс яра.
Кара кайгы китми һич янымнан -
Ятсам бергә, торсам янәшә.
Оныкларым үзем белән бергә,
Кызым белән һаман серләшәм.
Мин Ходайга бик зур рәхмәтлемен -
"Бирәм, - дигән, - Үзем сөйгәнгә".
Колач җәеп йөзәм хәсрәтеңдә,
Сабырлык бир сөйгән бәндәңә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев