Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Уртача хезмәт хакы илдә чыннан да 38 мең суммы?

Әллә дәүләт шыттырамы? Бәйсез белгечләр моның ише саннарның гадәттә арттырылып бирелүен билгели. Шулар ук бәла-каза килгәндә, зыян күрү­челәр чуты, фаҗига масштабын яше­рү максатыннан киметелүен дә әйтә. Ха­лыкның коты алынмасын диюдән бигрәк, властька тел-теш тимәсен, дип. Кемерово фаҗигасе. Рәсми белде­релгән корбаннар - 64 кеше. Дөресме ул? Әллә кайбер мәгълүмат чаралары, аерым...

Әллә дәүләт шыттырамы? Бәйсез белгечләр моның ише саннарның гадәттә арттырылып бирелүен билгели. Шулар ук бәла-каза килгәндә, зыян күрү­челәр чуты, фаҗига масштабын яше­рү максатыннан киметелүен дә әйтә. Ха­лыкның коты алынмасын диюдән бигрәк, властька тел-теш тимәсен, дип.

Кемерово фаҗигасе. Рәсми белде­релгән корбаннар - 64 кеше. Дөресме ул? Әллә кайбер мәгълүмат чаралары, аерым интернет ресурслар белдергәнчә, бер ярым, хәтта ике тапкыр артыкмы? Исебезгә төшерик: Хрущев "җеп­шеклеге"нә кадәр Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар саны 7 млн дип йөртелде. "Җепшеклек" чорында, Брежнев идарәсе вакытларында корбаннар өч тапкыр артып, 20 миллионга җитте. Демократия кил­гәч, аренага чыккан чын сан - 27 млн.

1990 елларда аңлаган да идек кебек: гражданнарны мәгълүматсыз тоту яки дөреслектән ерак мәгълүмат биреп бару ул - дәүләтнең үз халкына каршы кылган җинаяте. Һәм менә тагын элекке тырма, аның шап итеп маңгайга сугучы сабы. Власть маңгае гына һәрчак читтә: фактларны сөзеп бирү, алдашу хаки­мияткә теләсә нәрсә кылып та, җавапсыз, җәзасыз калырга мөмкинлек тудырмыймы?

Журналист халкы яхшы белгән, ихтимал, гади телевизор караучы да онытып бетермәгән "Вести"ның элекке хәбәрче­се - Маргарита Симоньян дигән хатын бар. Хәзер ул бик тә олы пост били. Йөзләп илгә телевизион тапшырулар алып баручы мәгълүмати монстр - коточкыч олы пропаганда машинасы "Russia Today"ны ("Бүгенге Россия") җитәкли. Бәла-каза вакытында саннар белән уйнау шул ханым­ның Беслан вакыйгаларын яктырткандагы җиңел кулыннан башланмады микән? "Икенче борынгы һөнәр" иясенең баштан ук төгәл билгеле тотыклар санын теле­аудиториягә махсус өч тапкыр киметеп, 1100 кешедән 350гә калдырып җит­керүеннән. Имеш, нигә халыкны хафаландырырга, нигә аны куркытырга. Азрак белсеннәр, тынычрак йокларлар. Аның икенче ялганы, хәтерләсәк: "Террорчы­ларның бернинди сәяси таләпләре дә юк". Беслан фаҗигасенең килеп чыгышы, Басаевның баштан, беренче минуттан ук ирештергән таләбе - Чечнядан федераль гаскәрләрне чыгару шарты. Анысын соңыннан гына белдек.

Кемеровога кайтыйк. Инде ничә сәгать "Кышкы чия" сәүдә үзәге яна. Корбаннар саны минутлап арта. Челтәрне үзгәртү, ашыгыч хәбәр бирү урынына үзәк каналларда бу вакытта һаман да иске җыр - бандерачы Украина әшәкеләнә, черек Көнбатыш, "Гейропа" безгә каршы яңа этлек ниятли, АКШ теш кайрый, тирә-ягыбыз тулы дошманнар...

Чыннан да, тирә-ягыбызда - безне яратмаучылар. Без аларны үзебез үк тудырдык. Сәбәпләрен әйтеп, язып килдек, кабатламыйм. Инде онытылып беткән, АКШның 40 нчы президенты Рейган СССРга атап бишбылтыр элек әйткән "явызлык империясе" төшенчәсе яңадан кулланышка керде. Үткән ел яралган бәяләмә - "агулы дәүләт" ("токсичное государство") тә гамәлдә. Тарихта кү­рел­мәгән вакыйга: илчелекләрдән безнең дипломатларны дистәләп-дистәләп куалар. Мө­нәсәбәтләр көннән-көн кис­кенләшә. Каш төзәтәм дип, күз чыгарып маташуыбызны аңлар вакыт түгелме? Бөтенләй соңга калганчы. Ник без геосәясәтнең чамасын белгән, бер кыйтгада да дошман эзләмәгән, тапмаган, шул ук вакытта товарлары белән ярты дөньяны басып алган Кытайдан үрнәк алмыйбыз? Дөньяны заманча икътисад, тырышлык, булганлык аша, илгә ихтирам тудыру юлы белән дә яулап алып була бит. Без үзебез үк тудырган дошманнарны нәфрәт белән куркытып җиңмәкче. Башта ил эчендә тәртип урнаштырырга, заманча тормыш итәргә өйрәнергә кирәкмиме? Безнең чиксез биләмәләрдә дә бит әле, русчалатып әйт­кәндә, "конь не валялся". Эчке булдыксызлык, сансыз­лык­ларны кайчан бер гаепсез сабыйлар гомере белән түләүдән туктарбыз, кайчан мәгълүмат чаралары бер генә яклы рупор булудан арынып, дөресен сөйли башлар? Зыянсыз чүплекләр (Волоколамск) төзи белмә­гән килеш атом реакторлы ракеталар безгә нигә? Тутык та сәүдә үзәгендәге электр чыбыкларыннан бигрәк, власть­ның намусында түгелме икән?

Наил Шәфигуллин,

("Ватаным Татарстан", /№ 45, 31.03.2018/)

Тулысынча укыр өчен:

http://vatantat.ru/index.php?pg=637

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев