Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ЕРАКТАН УК ҮЗЕНӘ ДӘШӘЧӘК

Район үзәгендә быел да "Боз сарае" калкып килә.

Ел саен Яңа ел бәйрәмен каршылаучы райондашларны, ул матурлыкны күреп хозурланып шул тирәдән үтүче юлчыларны, астына "ледянка" кыстырып боз тавыннан шуучы бала-чагаларны шатландырып кабат күтәрелә ул. Быелгысының бердәнбер аермасы шул - дамбадагы юл аша каршы якка сикереп, урынын үзгәртте. "Затлы" кибете белән мәктәп арасындагы мәйданда урнаша ул. Ә элекке урынында, күз бәбәкләрен иркәләп, Спорт сарае төзелеп килә. Анысының эше катлаулы, озакка сузылыр. Ә менә "Боз сарае" тиздән тулысынча әзер булып, аеруча төнге һәм гирлянда утлары астында ерактан җемелдәп үзенә дәшеп торачак. Монысы мәкаләнең кереш өлеше генә, әле бу хакта хәбәр итүләр булыр, бу матурлыкны оештыруга кемнәр көч кертә соң - шул турыда языйк.

Елдагыча, оешмалар - аларда эшләүчеләр көче белән төзелә ул. Эшләүче оешмаларны аерым санау дөрес булмас, чөнки бар да биредә. "Боз сарае"н ир-егетләр күтәрә. Үзем дә шунда эшләгән кеше буларак, төгәл әйтә алам - үтәли җил, сулы кар белән бозланып каткан киемнәр, ахыр килеп суык аркасында әлегә матурлыгы да күзгә әллә ни чагылмый. Иртән эшкә килгәч кенә үз хезмәтеңә берара сокланып аласың. Шулай да:

- "Боз сарае" узган елгыдан күләме буенча шактыйга зур, шул ук вакытта матуррак та булачак. Ә төзелеш материаллары кул астында: сусаклагычтан боз блоклары кисеп бирегә китерәләр. Аларның арасына су белән катнашкан кар салып, менә шушы манараларны, стеналарны төзибез. Яңа гирлянда, лампочка утлары астында искитәрлек гүзәл күренеш булачак. Пилот проекты бу, эшли торгач ниндидер өстәмәләр белән тулыландырып, тагын да матурларбыз әле, - ди биредә җитәкчелек итүче Олы Әтнә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Азат Хәйретдинов.

Төзелешнең урыны үзгәрү дә өстәмә кыенлык тудыра. Чөнки элекке елларны "Боз сарае" тау шикелле өелгән җир өстенә эшләнә иде. Ә менә быелгысын япа-ялан кырда - тигез җирдә башлап, шактый күтәрергә, өяргә туры киләчәк. Эшләүче­ләрнең фикере катгый:

- Эшлибез һәм вакытында өлгертәбез дә. Өлкәннәр дә шатланыр, тирә-як бала-чага тавышыннан да шаулап торыр әле, - диләр.

Ә әлегә төзелеш дәвам итә...

Автор фотосында эш вакыты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: оз, кыш