Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Файдалы очрашу

Алдан хәбәр иткәнчә, Татарстанның юстиция минист­ры урынбасары, хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарәләр белән үзара хезмәттәшлекне оештыру департаменты җитәкчесе Ибәтов Мөхәррәм Мансур улы, хакимиятнең утырышлар залында җирле үзидарә җитәкчеләре, аларның урынбасарлары һәм кайбер оешма җитәкчеләре белән очрашты.

Максаты - очрашуга килүчеләрнең игътибарын документларның юридик рәсмилегенә юнәлтү иде.

- Ә бу мәсьәлә бик мөһим. Аеруча демократик ил төзү юлына аяк баскач, бу ачык чагыла. Үзеннән-үзе документларны хокукый яктан закон нигезендә рәсмиләштерү проблемасы баш калкыта, - дип саный министр урынбасары.

Кызыксынучылар күп булды. Моны утырышлар залында яңгыраган сорауларның күплегеннән дә, соңыннан район советы рәисе урынбасарының эш бүлмәсендә узган кабул итүгә килүчеләрнең шактый булуыннан да чамаларга мөмкин иде. Конкрет сорау­ларга конкрет җаваплар яңгырады. Ә инде биредә генә хәл итеп булмаслыкларын язып алды һәм алдагы берничә көн эчендә төгәл аңлатма бирергә вәгъдә итте.

- Килүебезнең төп максаты - хокукый мәсьәләрдә кыенлыгы булучыларга ярдәм итү. Кыскасы, булышырга килдек, - диде ул кызыксынуыбызга җавап итеп.

Аеруча, документларны теркәүгә алу, аларның Федераль Законнар нигезендә рәсмиләштерелүе игътибар үзәгендә булырга тиеш. Чөнки еш кына шушы сорауларга килеп төртеләләр, әйтүенчә, безнең район өчен болар бик актуаль.

Министр урынбасарына авыл җирлекләренә кагылышлы сораулар да бирелде.

- Күбесе - пай җирләре белән бәйле, аннан тыш хуҗасыз җирләр белән бәйлеләре дә шактый. Аларның һәрберсе уңай чишелешкә мохтаҗ. Авыл җирлеге белгечләре өчен генә түгел, авылда яшәүче һәркем өчен бик мөһим сораулар бу, - ди ул.

Кыскасы, хокукый дәүләт төзергә уйлыйбыз икән, документларның юридик рәсмиләштерелүе игътибар үзәгендә булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев