Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә Эчке эшләр ветераннарын хөрмәтләделәр

Эчке эшләр министрлыгы ветераннары көненең килеп чыгу тарихы бик кыска әлегә. Тик шуңа да карамастан зур әһәмияткә ия бу бәйрәм. 17 апрель көнне билгеләп үтелә торган әлеге бәйрәмне үткәрү турында карарга 2010 елның ноябрендә ул чактагы Россия Эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев кул куя. Бәйрәмнең нәкъ менә 17 апрельгә билгеләнүе...

Эчке эшләр министрлыгы ветераннары көненең килеп чыгу тарихы бик кыска әлегә. Тик шуңа да карамастан зур әһәмияткә ия бу бәйрәм.
17 апрель көнне билгеләп үтелә торган әлеге бәйрәмне үткәрү турында карарга 2010 елның ноябрендә ул чактагы Россия Эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев кул куя. Бәйрәмнең нәкъ менә 17 апрельгә билгеләнүе исә егерме ел элек нәкъ шул датада Эчке эшләр министрлыгының ветераннар советы оешуы һәм үз эшчәнлеген башлап җибәрү белән бәйле.
Әтнә Эчке эшләр бүлеге ветераннары да бу бәйрәмне бик зурлап үткәреп җибәрде. Чарага алтмыш яшьтән өлкәнрәк булган 8 ветеранны чакырганнар. Аларның һәркайсы зур хөрмәткә лаек, гомерләрен район халкының тынычлыгын, иминлеген саклауга багышлаган кешеләр. Шунысы да игътибарга лаек, ветераннар белән Эчке эшләр бүлеге арасында тыгыз элемтә урнаштырылган. Бу - биг­рәктә бүлек җитәкчесе Ленар Минһаҗев белән ветераннар советы рәисе Эдуард Гариповның тырышлыгы нәтиҗәсе. Ветераннар тәҗрибәсе, аларның акыллы ки­ңәшләре биредә эшләүче яшьләргә җитди мәсьә­ләләрне оператив һәм нәтиҗәле рәвештә чи­шәргә ярдәм итә.
Лаеклы ялда булуга карамастан, бүгенге көндә дә актив яшәү рәвеше алып барган, яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә, Ватанга хезмәт итүнең мөһимлеген аңлатуда үзеннән зур өлеш керткән мактауга лаек шәхесләр дә байтак алар арасында. Шундыйларның берсе - Рәүфҗан Закировка бәйрәм уңаеннан Татарстан Эчке Эшләр министрлыгы ветераннар советы рәисе Гатцук Е.Н. исеменнән Мактау грамотасы тапшырылды. Эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Ленар Минһаҗев та ветераннарга бәйрәмнәре уңаеннан ихлас теләкләрен әйтте һәм һәрчак ярдәмгә әзер булулары өчен рәхмәтләрен җиткерде. Ветераннар советы рәисе Эдуард Гариповка бүлек эшендә актив катнашуы һәм буыннар арасында элемтәне ныгытуга керткән өлеше өчен аерым рәхмәт белдерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев