Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ветераннарны Әтнә районы башлыгы котлый

Кадерле ветераннар! Хөрмәтле райондашлар! Бөек Җиңүне алып килгән яз иртәсеннән соң, 71 ел вакыт узган. Тагын бер кеше гомере. Шулкадәр вакыт узса да, заманасы ук икенче, тормышы башка, гасыры ук яңа булса да, җир шарын фашизм афәтеннән саклап, Җиңү яулаган көн һаман истә. Ватан өчен кан койган ветераннарның күбесе инде...

Кадерле ветераннар!

Хөрмәтле райондашлар!

Бөек Җиңүне алып килгән яз иртәсеннән соң, 71 ел вакыт узган. Тагын бер кеше гомере. Шулкадәр вакыт узса да, заманасы ук икенче, тормышы башка, гасыры ук яңа булса да, җир шарын фашизм афәтеннән саклап, Җиңү яулаган көн һаман истә.

Ватан өчен кан койган ветераннарның күбесе инде вафат, исәннәренең дә сәламәтлеге юк, алган яралар сызлый. Газиз ирләрен яу кырында югалткан толларның йөрәкләре дә сыкрый. Ач көе үзләрен аямыйча фронт өчен, Җиңү көнен якынайту өчен тылда эшләүче хатын-кызларыбыз да санаулы калып бара. Сугыш чорын узган балалар да сигезенче дистәне ваклый.

Тик онытып булмый, сугыш газаплары төзәлмәс яра булып уелган. Хәтер яши, хәтер - мәңгелек.

Кадерле ветераннар!

Без, сугыштан соңгы буыннар - Сезнең балаларыгыз, оныкларыгыз, оныкчыкларыгыз бүген Сезнең алда баш иябез, тиңдәшсез батырлыгыгызга сокланабыз. Сугыштан соңгы куйган хезмәтләрегез дә батырлыкка тиң. Бүген дә тик тормыйсыз, яшь буында туган җиргә мәхәббәт, Ватанга хөрмәт тәрбиялисез. Барысы өчен дә зур рәхмәт Сезгә! Хөрмәтле ветераннар! Чын күңелемнән Сезне Җиңү көне белән тәбрик итәм. Сәламәтлек телим, гаилә иминлегендә балаларыгыз, оныкларыгыз, оныкчыкларыгызның кадерле кешесе булып яшәргә насыйп булсын.

Дөньялар тыныч, илебез имин булганга куанып яшик!

Олы хөрмәт белән Габделәхәт Хәкимов, Әтнә районы башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев