Вәхшилек бу
Хәзер интернетта,матбугатта,зәңгәр экраннарда хайваннар өстеннән эшләнгән вәхшилекләр турында материаллар еш күренә һәм алар арта гына баралар.Бу материалларны урнаштыручылар үз вәхшилекләре белән горурланалар. Иң куркынычы шунда, бу "геройлар"ның күпчелеге яшьләр, балалар. Берничә мисал китерәм. Күптән түгел генә Ерак Көнчыгыштагы яшь кызларның күңелне өшетә торган, эт, мәчеләрне җәзалап үтерүләре, алар өстеннән суд...
Хәзер интернетта,матбугатта,зәңгәр экраннарда хайваннар өстеннән эшләнгән вәхшилекләр турында материаллар еш күренә һәм алар арта гына баралар.Бу материалларны урнаштыручылар үз вәхшилекләре белән горурланалар. Иң куркынычы шунда, бу "геройлар"ның күпчелеге яшьләр, балалар. Берничә мисал китерәм. Күптән түгел генә Ерак Көнчыгыштагы яшь кызларның күңелне өшетә торган, эт, мәчеләрне җәзалап үтерүләре, алар өстеннән суд процессы булачагы турында бөтен ил шаулады. Казахстанның Җамбыл өлкәсендәге Үзә Бахтыбай исемле адәм актыгы тере этнең тиресен салдырып, фотосын интернетка урнаштырган. 3 малай 5 бүре баласын җәзалаганнар. 2 егет варанны көрәкләр белән кыйнаганнар,тегесе хәрәкәтләнә алмыйча җан биргән. Арктикада бер вәхши ризыкка взрывпакет тыгып ак аюга ашаткан, ак аюның азапланып үлүен видеога төшереп гозурланган. Мондый очракларны йөзәрләп санарга мөмкин. Алар бөтен ил халкын нәфрәтләндерсә дә, матбугат чараларында шау-шу тудырса да, алар кимеми, арта гына бара.
Бу ерткычлыклар кайбер балалар, яшьләр арасында уен, күңел ачу, ләззәт алу кебек кабул ителә. Алар бу күренешләрне интернетка куялар, үзләрен геройга саныйлар, мактанышалар, хәтта үзләренә теләктәшләр, фикердәшләр табалар.
Хайваннар өстеннән көлү, аларны азаплау, кансызлык кайбер Көнчыгыш илләрендә тамаша, шоу формасын алган. Канга батырып әтәч, этләр сугыштыру, тәкәләр сөзештерү һ.б. меңәрләгән тамашачыны җыя, тотализаторда зур суммалар уйнатыла. Канга баткан хайваннарны күрү, кан исе тамашачыларны тилертә, аларның да күзләрен кан баса. Мондый тамашаларны оештыручылар: без шулай итеп хайваннарның токымын яхшыртабыз, яхшылары гына сайланып исән кала дип, акланырга маташалар.
Көньяк Америкада, Испания кебек дәүләтләрдә коррида, ягъни тореадорларның үгезләрне сөңге белән кадап үтерүләре зур стадионнарда күп меңләгән тамашачыны җыя. Үгез үтерүчеләр милли герой дәрәҗәсенә күтәрелә. Мондый кыргыйлык бу илләрдә гадәти хәл дип кабул ителә, дәүләт бу эшләргә кысылуны кирәк тапмый.
Кыйтайда еш кына "Эт ите фестивале" үткәрелә. Бу чара да милли бәйрәм төсен ала. Күп меңләгән тамашачыны эт ите белән сыйлау өчен, бу көнне күпме этнең каны коеладыр, моны Ходай үзе генә белә. Бу фестивальне законлаштырылган вәхшилек дип тә атап буладыр.
Хайваннар өстеннән вәхшилек,аларны үтерү аларның санын юилгеле бер кысаларда тоту өчен дә эшләнә. Артык күбәеп баручы хуҗасыз эт, мәчеләрне аулау, аларны ату торак пункларда идарә органнары тарафыннан ел саен оештырыла. Шунсыз мөмкин дә түгелдер, чөнки хуҗасыз эт өерләре кешеләргә, бигрәк тә балалар тормышына зур куркыныч тудыралар. Этләрнең кешеләргә һөҗүм итүләре, балаларны ботарлаулары турындагы җан өшеткеч очракларны ишетеп, күреп, укып торабыз. Әйдәгез, уйлап карыйк әле. Этләрнең агрессивлыгында без үзебездә гаепле түгелме? Гәзиз балаң үтенеп сорагач яки үзебез кызыгып матур, нәни эт баласы алып кайтабыз. Аны яратабыз, иркәлибез, кибеттән ул яраткан ризыкларны гына ташыйбыз. Нәни йомгак үсә, квартирага сыймый башлый. Мәшәкате арта: аны саф һавага алып чыгасы, йомышларын үтәтәсе, закон буенча себерке, совок күтәреп аның "җимешләрен" җыясы бар. Таза эт үзенә пар таләп итә башлый, аның балалары да туарга мөмкин. Стерильләштерү зур акчалар, ашату чыгымнар сорый. Акрынлап эт артык кашыкка әйләнә, урамга куып чыгарыла. Шулай итеп хуҗасыз этләрдә хуҗаларына, кешеләргә карата ачу, агрессия туа. Этләр өерләргә берләшәләр, кешеләрнең дошманына әйләнәләр. Моңа кешеләр үзләре гаепле.
Этләрдән коткаруны таләп итеп югары оешмаларга жалоба язу,нәтиҗәдә фашистлар еврейләрне юк иткәнкебек,этләрне облава ясап тоту,атулар китә.Ярый ла бу эшләр иртән иртүк,балалар йоклый торган вакытта башкарылса.Барыбер балалар моны белә,ишетә.
Монда иң зур рольне интернет уйный.Балалар андагы хайваннарга карата кылынган вәхшилекне күреп,аларны акрынлап үзләренә сеңдереп үсәләр.Кечкенә вакытта ук һәр малай үзенә рогатка,агачтан ук-җәя әмәлли,чыпчык ,карга ише кошларны юк итә башлый.Бөҗәкләрне тотып канатларын өзеп җибәрү,артларына үләк сабаклары тыгып очырту,бу вакытта зур канәгатьләнү белән,авыз ерып,аларның азапланганнарын күзәтү бала өчен гадәти күренеш.Шулай итеп акрынлап аларда хайваннарга карата агрессия формалаша башлый.Кансызлыкның 10%ы тумыштан килә,диләр.Бу сан акрынлап үсә,кешеләрдән шәфкатьлелек,гуманлылык,бер-береңә ярдәмгә килергә әзер тору кебек рухи кыйммәтләрне кысрыклап чыгара.
Бу кыйммәтләрне кечкенәдән балалар күңеленә сала белгән гаиләләрдә чын кешеләр тәрбияләнә. "Мизгел" , "Кечкенә принц" кебек әсәрләр авторы Микаэль Таривердиевның мондыйрак эчтәлектәге истәлеге бар:"Өйдә камин яна.Мин утды кисәү агачы белән бер бөҗәкне азаплыйм.Ул качмакчы булып чәбәләнә. Минем бу шөгелемне әни күреп алды, кулымнан тотып камин авызына этә башлады. Мин: "Әни, нишлисең син, эссе бит, пешерәсең!"- дип акырам. "Ә бөҗәккә эссе түгелме, аңа рәхәт идеме?"- дип әни мине сүгә, күзләремдә яшь... Мин шуннан соң бер җан иясенә дә җәбер салмадым".
Тере - димәк изге. "Җир өстендә нинди генә тереклек иясе яшәмәсен, аның ризыгы Аллаһ кулында" ("Һуд" сүрәсе, 6 нчы аять) Аллаһы Тәгалә бөтенебезне дә бар кылды, ризык вә мөлкәтләребезне бүлде, һичкемне онытмады. Һичбер зат, булсынмы ул кеше, булсынмы ул хайван, булсынмы ул бөҗәк, берсе дә үз насыйбыннан башка, ризыксыз калмады... Димәк Аллах барлык ңан ияләрен тигез күрә, алар бар да яшәргә хокуклы. Сәгать механизмындагы детальләр шикелле, җан ияләре дә бер - берсе белән тыгыз бәйләнгән. Бер звеноны гына юк итү дә бөтен
тереклеккә зыян салырга мөмкин. Аллаһы Тәгалә, табигать моны күтәрә алмый, җәзасын бирә Моннан күп еллар элек колхозда ветсанитар булып эшләгән бер агайның, авырып үлем түшәгенә менгәч әйткән сүзләре бер дә истән чыкмый: "Энем, миңа бик күп кеше өйләрендә арткан эт мәчелләрен, укол кадатып үтерү өчен, алып киләләр иде. Мин берәүнең үтенечен дә кире какмадым. Шул хайваннар каргышы гына төште миңа"...
Җәмгыять үзгәрә, кырыслана. Рухи кыйммәтләр акрынрап юкка чыга бара. Бушлыкны көчләү, көчсезне кыерсыту, нинди ысуллар белән булса да акча юнәлтү кебек нәрсәләр тутыра. Совет чорындагы "Коммунизм төзүченең мораль кодексы"ндагы мораль-этик сыйфатлар коммунизмның үзе белән бергә югала баралар. Шәп иде бу принциплар. Бигрәк тә балаларга тәрбия бирүдәге сыналган алымнарның юкка чыгуы кызганыч. Совет чорындагы тәрбияви кинофильмнар юк инде. Хайваннарны, табигатьне сакларга өндәгән совет мультфильмнарын мәгънәсез, бала психикасын бозуга, көчсезне кыерсытуга нигезләнгән, "егылганны түбәлә", "бар кешеләр дә начарлар" принцибына, туктаусыз күңел ачуга нигезләнгән мультфильмнар алмаштырды. Мәгарифтә бара торган үзгәртеп корулар нәтиҗәсендә мәктәпләрдәге укыту-тәрбия процессыннан тәрбия өлеше югала бара, бала акрынлап роботлаша. Әти-әниләрнең гаиләне тәэмин итү өчен эшкә чуму нәтиҗәсендә, бала тәрбияләргә вакытлары калмый. Баланы интернет, боевиклар, ужастиклар тәрбияли.Мондый тәрбия алган балаларның беренче корбаны - хайваннар. Бала җан иясен үтереп, үзенең аңардан өстенлеген расларга, көчен күрсәтергә тели, үзенең хайваннар өстеннән власте белән хозурлана. Акрынлап мондыйлардан шпана өерләре, үтерүче шайкалар оеша. Схема гади: башта "пычрак" хайваннар, аннары "пычрак" фахишәләр, бомжлар, көчсез карт-коры...
Хәзер чит илләрдәге кебек Рәсәйдә дә шул җирлектә скинхетлар хәрәкәте җәелә бара. Алар илдәге урысларны гына кешегә саныйлар, аларда расизм чалымнары көчле. Чит милләттән булган,
бигрәк тә Африка, Азия илләреннән килүчеләрне кыйнау, үтерү белән шөгельләнәләр. Татарстанда да скинхетлар тарафыннан чит ил студентларын кыйнау, үтерү очраклары күзәтелә.
Көн-төн интернетта утыру, көчләү, талауга нигезләнгән,кеше үтерүнең, талауның бөтен нечкәлекләрен өйрәтә торган кинофильмнар бала психикасына тискәре йогынты ясыйлар. Психикасы ныгымаган бала боларны шулай тиеш дип кабул итә.
Бала гына түгел, әти-әниләр, олылар да еш кына кансызлык үрнәкләре күрсәтүдән курыкмыйлар. Мәчеләре балалагач, аның күзләре дә ачылмаган, якты дөньяны күрергә өлгермәгән балаларын суга салып тончыктырып үтерү яки карга-козгыннарга азык итеп тышка чыгарып ташлау очракларын еш күрәбез. Кеше һәрвакыт бу гамәлләренең үзенә җәза булып кайтачагын исендә тотарга тиеш. Аллаһы Тәгалә мәчегә сиземләү хисе биргән. Ул бәла-казаларны алдан сизәргә сәләтде. Мәче кешенең тәнендә булган авыруларны да белергә мөмкин. Аңарда адәм баласына ярдәм итү, файда китерү инстинкты да бар. Шуңа күрә Пәйгамбәребез Мөхәммәт салләллаһу галәйһи вә сәлләм мәчеләрне бик яраткан. Бер риваятьтә, чапанына ятып йоклаган песине уятмас өчен, үзенең чапанын кисеп калдыруы тасвирлана.Пәйгамбәребез бер хәдисендә:"Бер хатын мәчесе аркасында җәһәннәмгә керде,"-ди.Ул хатын мәчесеннән шул кадәр туйган була,аны бер бүлмәгә бикләп куя,ашатмый эчертми.Икенче берәү эт ярдәмендә оҗмахка эләгә.Сахрада барганда ул сусаудан теле асылынган этне күрә.Аяк киеме белән коедан су алып аңа эчерә.Моның өчен Аллаһы Тәгалә аның бөтен гөнаһларын кичерә.
Безнең хәзерге җәмгыять икегә бүленгән.Берәүләр хайваннарны җәзалый,икенче берәүләр ул хайваннарны өенә алып кайтып дәвалый.Берәүләр эт-мәчеләрне урамга куып чыгара,икенчеләре аларны өенә алып кайтып әрбияли.Бу ике төркем арасында бәхәс,көрәш, полемика дәвам итә.
Балалар психологиясендәге кансызлык,вәхшилекне кечкенәдән үк балалар белән тиешле тәрбия алып барганда,бөтен җәмәгатьчелек белән тотынганда гына җиңеп булыр иде. Ә әлегә җәмгыять үзе чирле.
Балаларның киләчәге куркыта бит, җәмәгать...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев