Винограды виноград, апельсин үсә монда...
Кеше үз тормышын үзе бизәргә тиеш. Дөнья матур, якты. Менә шул матурлыктан кем ничек файдалана бит, берәүләр зарланып тормыш уздырганда, икенчеләр һәр нәрсәдән тәм табып, яңалыкка омтыла. Кемдер олыгайгач телләр өйрәнә, икенчеләр сәяхәткә китә, өченчеләр акча туплый... Ә менә Олы Әтнәнең яңа бистәсендә яшәүче Талия апа белән Рөстәм абый Латыйповлар...
Кеше үз тормышын үзе бизәргә тиеш. Дөнья матур, якты. Менә шул матурлыктан кем ничек файдалана бит, берәүләр зарланып тормыш уздырганда, икенчеләр һәр нәрсәдән тәм табып, яңалыкка омтыла. Кемдер олыгайгач телләр өйрәнә, икенчеләр сәяхәткә китә, өченчеләр акча туплый...
Ә менә Олы Әтнәнең яңа бистәсендә яшәүче Талия апа белән Рөстәм абый Латыйповлар үз дөньяларын гөлбакча итүдән башлаганнар тормышны. Һич кенә дә арттырусыз бу. Күпләр Талия Зиннәтулла кызын Олы Әтнә мәктәбенең хөрмәтле математика укытучысы итеп белә. 1994 елдан 2011 елга кадәр математика укыта ул. Мактаулы укытучыны әле дә сагынып искә алып сөйли балалар. Мин үзем дә Талия апаны шул белем дөньясыннан үзгә яссылыкка күчерә алмыйм. Шунлыктан аларның мин яңа белгән шөгыльләре бераз ятрак та. Әмма, бу минем өчен гаҗәеп яңалык. Бер уйласаң әллә ни дә юк, бары да гади кебек; берәүләр аны шулай күрер, ә мин аларның яшәү рәвешләрендә күңел байлыгын күрдем. Дөрес, авылда яшәүче һәркемнең бакчасы бар, җиләк-җимеш агачлары да үсә, яшелчәсен дә мулдан утыртырга тырышабыз. Ә Латыйповларда бу шөгыль аз гына үзгәрәк һәм ул шөгыль булудан туктап, эзләнү-ачыш рәвешен дә алып өлгергән.
Олы Әтнәнең "Поле чудес" дип исемләнеп йөртелгән бистәдәге яңа нигезгә күчкәч, бушлыкны кабул итә алмыйлар." Шыр ялангач иде", - диләр. Менә шул бушлыктан, гөлбакча ясау нияте белән, алар Рөстәм абый белән икәүләп, 2004 елда капка алларына иң элек 2 ирга, 6 төп слива, кара һәм сары, 2 төп чия, 5 төп чикләвек, шомырт, юкә, балан үсентесе алып кайтып утырталар. "Ул вакытта аларны үсәр күк күрмәгәнбездер инде, хәзер ул утырткан агачлар урман кебек булдылар",- ди Талия апа.
Әле моның белән генә дә туктамыйлар. Сусау эзләтә, җир эшен яраткан, матурлыкка омтылган, бакчачылыкка мөкиббән киткән күңел туктап кала аламыни? Юк билгеле, күзне кызыктырып, питомниклар төрле агач , куак үсентеләрен сатып тора. Тәвәккәлләп виноградка тотыналар. "Үсеп китәчәкләренә дә бик ышанып бетмәдек, шулай да яңа нигезгә виноградлар да алып кайтып утырттык. Сортлары төрле: Изабелла, Монарх, Гарольд, Тимур, тагын берсе кара виноград, Изабелладан ваграк һәм баллырак, сорты истә калмаган. Хәзер виноградларның төбе хәйран күп инде, 15ләп булыр..."- дип сөйли Талия Зиннәтулла кызы. Җәйне күзаллыйм, җәннәт бакчасы шундый буладыр, дип уйлап куям.
Ничек үстереп була виноградны? Сорамый түзеп булмады.
- Бик мәшәкатьлеме, үстерүчеләр төрлечә сөйлиләр, кышын өшемиләрме алар? Көзгә ничек әзерлисез?- дип сораулар тезәм.
- Әллә ни мәшәкате бар, дип әйтәсем килми. Без аны көздән кисәсе яшь ботакларын кисеп, бөреләренә тимичә генә, бер төпкә 2-3 тармак калдырып формалаштырабыз. Өшемәсеннәр дип каплап калдырабыз. Безнең зонада бер зур куакка кышка 35-45ләп бөре калдырырга кирәк, диләр. Ә кечерәкләрендә азрак кала инде. Алай бөре санап утырганыбыз юк. Хәзер менә бу вакытта виноградны кар астыннан казып алып, үрмәли торган итеп, шпалерга бәйләп куярга кирәк. Яз көне кышка каплап калдырган материалларны да кар эри башлауга ачу мөһим, алмасаң бөре чери. Ашлама белән мавыккан юк. Яз көне төпләренә тирес салып казыйбыз гына. Кемдер гел сөйләшеп йөрергә кирәк виноград белән дип тә әйтә, үстерә башлагач, сөйләшәсең дә, ачуланып та куясың, сыйпап та үстерәсең...- ди әңгәмәдәшем.
- Суны ничек сибәргә кирәк?
- Төрле чак була, еш түгел, сирәк итеп күп сипкәнне ярата виноград. Бакчачы үзе тоемлый инде аны. Ә өйрәтүчеләр ике атнага бер тапкыр , бер куакка 4-5 чиләк сибәргә кушалар. Суны аз-азлап кына көндә сипсәң, ул аны өске тамырга гына ала. Төп тамырлары үсеш алмый, диләр. Утырткан вакытта атнага бер тапкыр берәр чиләк чамасы сибелгәндер инде.
Агачы агач, өй эчендәге тәрәзә төбендә үсеп утырган кыярлар да аларның тиктормас, кызыксынучан икәнлеген күрсәтә. Үсәр микән дип чәчкән идек, диләр. Үземнең дә өйдә кыяр үстереп караганым бар. Үсә анысы, ә алар утырткан кыярлар үсеп кенә калмыйча, мул уңыш та бирә. Февраль аенда 13 төп чәчкән кыярның, бөтенесе тишелеп чыгып, март аенда кыяр бирә башлаган. " Шуннан бирле ашыйбыз, үзебезгә җитә, тәме дә тәмле",- диләр.
Әле кыяр белән генә дә тукталмаган, апельсин үсә Латыйповларда. Анысын да кызыксынып үстерәләр. "Имеш 4-5 тапкыр күчереп утыртсаң, ялгамасаң да апельсин бирә икән", дип ишеттек. Менә шуны тикшереп карыйсы килә, "- диләр.
Тагын бер зур хыяллары: "Алла боерса, быел җәй өйгә янкорма эшләп, кышкы бакча ясарга исәп бар. Шунда үстерербез дип утырткан идек бу ике төп апельсинны. Әле зурлар түгел..."- ди Талия апа.
Зур чүлмәктә гөл кебек үсеп утырган апельсинны шулай ук кечкенә диеп тә булмый.
Үзгә, рәхәт, җан ял итә. Әле монда 5 онык: 2 кыз,3 малай да кайтып төшсәме...- менә бәхет кайда ул. "Әби, бабай", дип үзебезчә саф татарча сөйләшүләре генә ни тора. Казан каласыннан кайткан татар телле оныклар бит алар ... - монысы да Латыйповларга олы бәя.
Татар милләтенә үз дәвамын, үз токымын биргән нигез дә әле бу!.. Дәвамлы булсын.
Гомер бушка үтмәгән димәк, дәвамлы булсын, хыяллары чынга ашып, кышкы бакчада апельсин өзеп ашарга да язсын...
Сүрия Мингатина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев