“ХӘЕРЛЕ СӘГАТЬТӘ БУЛСЫН!”
Быелгы язгы кыр эшләренә старт бирелде: ял көнне хуҗалык җитәкчесе Фәнил Хәкимуллин фатихасы белән "Шахтер"да күпьеллык үләннәрне тукландыруга керештеләр.
Җитәкче язгы кыр эшләренең уңышлы башланып, уңай төгәлләнүенә өметләнә. Чөнки:
- Яз уңай килде - җир тигез өлгерде, - дип нәтиҗә ясый.
Дүшәмбе көнне хуҗалыкның Ябынчы авылына каршы яктагы басуына, тракторлар гөрелтесе яңгыраган якка юл тоттык. Ялт иткән кояшлы, матур көн, өстәвенә, басуда кар көрте түгел, су җыелган пычрак урын да күрмәссең! Ерактан ук күпьеллык үлән басуын иңләүче, "бизон" ашлама савыты таккан һәм аммиак селитрасы сиптерүче "МТЗ-1221" тракторын шәйләдем. Тракторчысы Фирдинат Габдрахманов белән басуга ашлама алып килгән "КамАЗ" янәшәсендә очраштык.
- Тукландыруда өченче елымны эшлим. Монысы беткәч, чәчүгә керешәм, - ди тракторчы.
"КамАЗ" шоферы Нияз Хәкимов та:
- Мин дә 2 ел эшлим инде. Моңарчы "бензовоз" машинасы рулен бордым. Яңа булмаса да, бу "КамАЗ"ны ремонттан соң ук бирделәр. Әлегә ярыйсы эшләп тора, - ди.
Кыскасы, икесе дә эшләп тәҗрибә туплаган, килеп күрсәтмә биргәнне көтә торганнардан түгел.
"...Кыздыра ук - ашлама үләнне яндырмасмы икән?" - дим кояшлы күккә төбәлеп.
- Яңгыр явар, диләр. Бик урынлы булачак, - диделәр ышанычлы итеп. (Ни хикмәт - мәкаләне тәрәзә аша яңгырлы урамны күзәтеп язам).
Ашламаны машинага төяп, "бизон"га бушатып торучылары - күрше республика вәкилләре.
- Моркидан без, килешү нигезендә эшлибез, - диделәр.
Үзләренчә әйтсәк, "сезонлы эшчеләр" - бирегә бик теләп киләләр. "Бизон"га берьюлы 43 капчык ашлама керә икән, шуның белән трактор басуны 3 тапкыр әйләнә.
Басуның икенче бер почмагында йөрүче тагын бер трактор - "Т-150"гә игътибар иттем. Анысында Равис Гыйлаҗетдинов эшли, тукландыручылар артыннан тырмалап бара.
- Ике рәт тырма белән ике эздән тырмалыйм, быелгы язның кыр эшләре өчен уңай килүенә куанам. Тиздән культиватор тагам, чәчүгә җир әзерлим. Ә тырмалар күбесе басуда инде, - ди.
Фотода алгы планда сулдан уңга: Фирдинат Габдрахманов, Нияз Хәкимов. Арткы планда - ашлама бушаталар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев