Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“ХХнче гасырдан сәлам”

Яңа ел диюгә, күз алдыбызга бүлмә түрендә басып торучы чыршы, аны бизәгән гирляндалар, шул утлар астында ялык-йолык килүче мишура, хуш исле мандариннар, шәмпан шәрабе, бәйрәм көнендә телефонга бер­өзлексез килеп торган sms-хәбәрләр һәм шуның ише бик күп-бик күп әйбер күз алдына килеп баса.

Ә бар иде бит зама­налар, бәйрәм якынлаш­ты исә, котлау открыткалары сайлый башлый идек, кич утырып аларны туганнарга (һәрберсенә аерым те­ләк белән!) яза идек... Ә иң кызыгы, мөгаен, декабрь ахырыннан башлап гыйн­вар урталарына кадәр үзе­ңә килгән открыткалар булгандыр. Почта тарт­масын ачып җибәрүгә, кулыңа 3-4 открытка кое­лып төшә. Рәсемнәренә генә күз төшер әле: Кыш бабай һәм Кар кызы, 12гә якынлашкан сәгать уклары, тау шуучы бала-чага, урман аланында бәйрәм оештырып йөргән тиен, аю, куянннар... Әйе, безгә, совет чоры балаларына, әкият дөньясына алып кереп китүче, өлкәннәрнең дә күңелен әсир итүче шундый Яңа ел открыткалары белән бер-беребезне тәбрикләргә насыйп булды.

Беренче карашка, бү­ген замана баласын бер­ни белән дә шаккаты­рып булмый кебек: үзе сөй­ләшә торган курчак, пульт белән идарә итеп йөртелә торган машина, тимер юлдан чабучы поезд - болар бакча баласының Кыш бабайдан сорый торган бүләкләрнең бик азы гына әле. Ә инде Кыш бабайга ышанмаса да, әти-әнидән Яңа елга бүләк көткән урта һәм өлкән сыйныф укучысының "зап­рослар"ы шаккатырлык. Кая инде аларга Яңа ел открыткалары язып утыру да үзләренә килгәннәренә сөенә белү! Шулай да эксперимент эшләп карыйсы иде.

"ХХнче гасырдан сәлам" - сыйныфыбызда оештырылган күргәзмәне без әнә шулай атадык, ә открыткаларны укучылар һәм укытучылар бе­лән бергәләп җыйдык. Өлкәннәр кулы белән язылганнары да, басма хәреф белән язылганнары да, линейка белән юл сызып, бизәкләр тө­шереп язылганнары да бар араларында.Открыткаларның күбесе 80-90нчы елларга карый, ара-тирә 70нче елларны үз эченә алганнары да бар. Ә иң өлкәне - 1956 ел­ның 27 декабрендә языл­ганы. Открытка үзе 200 мең тираж белән 1955 елның август аенда "Совет художнигы" ти­­пографиясендә басыл­ган, тышына художник В.А.Серовның "Зимний взят" картинасы ясалган, бәясе 20 тиен. Сыйныф­та­шы Сафина Розаның Яңа ел котлавын 56 ел буе (!) саклаган кеше - Бәширов Роберт абый. Кызык, Трак­тор урамы, 31 йорт Әтнәнең кай җирендә урнашты икән?

Сыйныфыма кереп, от­крыткаларны кара­ган ба­лаларны күзәтәм. Кем­гәдер рәсеме бик ма­тур булып тоела, кайберсе үзе алып килгән открытканы күрсәтә. Менә әйт син шуннан соң бала­ны шаккатырып булмый дип!

Открыткалар... Чор­­ма­ларда, ниндидер тарт­ма төпләрендә, китап бите арасында бүген дә бик күбебездә сакланадыр әле алар. Минемчә, чыршы исе белән беррәттән, алардан балачак, мог­җи­за исе дә килә.

* Язмага карата фикерләрегезне www.atnya-rt.ru сай­тында калдыра аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев