Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яңа ел өстәленә рецептлар!

Итле, яшелчәле салат Алдан ук сыер, тана яки үгез ите пешереп, төнгә шулпасында калдырыгыз. Иртән итне алып, савытка саламлап турап салырга. Болгар борычын да шулай ук турап, өстәргә. Шулай ук саламлап туралган кыяр һәм вак итеп туралган укроп өстәргә. Аерым савытта зәйтүн маена тәмләткечләр һәм уксус салып, салатка өстәп болгатырга....

Итле, яшелчәле салат

Алдан ук сыер, тана яки үгез ите пешереп, төнгә шулпасында калдырыгыз. Иртән итне алып, савытка саламлап турап салырга. Болгар борычын да шулай ук турап, өстәргә. Шулай ук саламлап туралган кыяр һәм вак итеп туралган укроп өстәргә. Аерым савытта зәйтүн маена тәмләткечләр һәм уксус салып, салатка өстәп болгатырга. Өстәлгә зур булмаган салат савытларында бирергә.

Ингридиентлар: 200 грамм ит, 1 болгар борычы, 1 яшел кыяр, 1 уч укроп, 3 аш кашыгы зәйтүн мае, 1 чәй кашыгы алма уксусы, ярты чәй кашыгы тәмләткечләр.

Әфлисунда маринадланган күркә

Күркәнең күкрәк өлешен яхшылап юып, киптерергә. Аерым савытка ике әфлисунның суын сыгып чыгарырга һәмзәйтүн мае, тәмләткечләр кушып, бик яхшы итеп болгатырга. Күркә итен пакетка тыгып, өстенә маринадны коярга һәм 4-5 сәгать шунда тотарга. Күркә итен алып, һәръяктан горчица белән сылап, табага куярга. Духовкада 200 градус эсселектә 1 сәгать пешерергә. Әзер итне суытып, кисәкләргә бүлергә. Савытка салат яфраклары һәм әфлисун кисәкләре, гранат бөртекләре, укроп белән бизәп бирергә.

Ингредиентлар: 1 кило чамасы булган 1 күркә күкрәге, 3 әфлисун, 1,5 чәй кашыгы тәмләткечләр, 2 аш кашыгы зәйтүн мае, 2 аш кашыгы горчица, бизәү өчен - салат яфраклары, гранат бөртекләре, укроп.

 

Ак гөмбәле бәлеш

Тавык итен һәм гөмбәне зур булмаган кубикларга турарга. Суганны вак итеп турап, тәмләткечләр белән кыздырып алырга, бәрәңге арчып, вак кисәкләргә турарга. Табаны майлап, әзер камыр җәймәсен җәеп, тавык һәм гөмбә кисәкләрен, өстенә бәрәңге салырга. Вакланган яшел үлән, ә уртага берничә кашык су салып, өстен икенче кат камыр җәем белән томалагыз. Кырыйларын бөкләп, йомырка сарысы белән майлагыз. 180 градуста ярты сәгать пешерегез.

 

Ингридиентлар: 1 кило чүпрәсез камыр җәемнәре, 200 грамм тавык ите, 200 грамм ак гөмбә, кирәгенчә бәрәңге, 10 грамм тәмләткечләр, 2 башлы суган, 2 йомырка, 1 уч яшел үлән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев