Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яңа елны каршы алганда

1985 елның 30 декабре көнне районның барлык белгечләрен Арчага киңәшмәләргә җыйдылар. Инженерларның киңәшмәсе райсельхозтехника базасында уза. Без килгәнче көчле циклон якынлашуы турында хәбәр алынган була. Кыска гына күрсәтмәләр биреп, эш урыннарына кайтып, тиешле чаралар күрергә кушылды. Көчле җил белән карлы яңгыр юлларны тиз каплады. Юл чистарту техникасы эшенә тәрәзәгә сыланган...

1985 елның 30 декабре көнне районның барлык белгечләрен Арчага киңәшмәләргә җыйдылар. Инженерларның киңәшмәсе райсельхозтехника базасында уза. Без килгәнче көчле циклон якынлашуы турында хәбәр алынган була. Кыска гына күрсәтмәләр биреп, эш урыннарына кайтып, тиешле чаралар күрергә кушылды.

Көчле җил белән карлы яңгыр юлларны тиз каплады. Юл чистарту техникасы эшенә тәрәзәгә сыланган кар гына түгел, батып утыручы машиналар да комачаулый. ГАЗ-53 базасындагы бензовозда бераз алга барсак, күпмедер чигелә яки туктап торыла. Машина йөртүче, күпне күргән Сафин Фаяз мондый ук мәхшәрне күргәне булмавын әйтә. Туктап торган арада машинадан төшеп, вәзгыятьне өйрәнеп, коллегалары белән фикер алышып килә. Тәүлек алышынган вакытларда без Симетбаш турысына җитә яздык һәм селкенә алмаслык булып берегеп туктап калдык. Электр чыбыклары өзелү сәбәпле авыллар караңгылыкта, телефоннарга ышаныч юк. Ярдәмгә юлдашыма көрәкле трактор җибәрергә ышандырып, мин Яңа Кенәргә таба йөгердем. Өскә яуган карлы яңгыр көчле җил адымнарны тизләтергә өндәсә, юеш кар көртләре үзенә суыра. Авылга җиткәндә киемнәремнән краннан аккан сыман су ага иде. Механизаторны уятып, Фаязны машинасы белән алып кайтырга куштым. Фатир хуҗам Гәффә апа башта танымыйча торды. Ул җылы ризыклар әзерләгәндә киемнәремне сыгып, мич әйләнәсенә тездем. Эш урынына барышлый "Правда" колхозының баш бухгалтеры Фәрит белән зоотехник Идрис каршы алдылар. Алар да Арчада булганнар. Машиналары Яңа Кырлай турысын узгач туктап калган. Анда ярдәм көтеп дүрт кеше калган: ике белгеч егет һәм педучилищедә укучы минем кызым Рания иптәш кызы Илсөя белән. Бензин да бетү алдында. Фаязны алырга барасы механизатор җилгә каршы бара алмыйча борылып кайткан. Бензин, чәй, ризыклар, кирәк булырдай әйберләр алып, Рафаил белән аның көрәкле тракторында юлны әрчештереп, бензовоз янына килеп җиттек. Машинаның өсте генә күренеп тора. Йөртүченең кайдалыгын белә алмадык. УАЗикның да өсте генә күренә. Янәшәдә карга кадалган көрәк бар. Машинаның двигателе эшләп тора. Тиз генә глушитель , аннан ишек турысын кардан арчып, ишекне ачтым. Анда дүрт кеше машина газына агуланып, аңнарын җую дәрәҗәсенә килгәннәр. Ярдәм аз гына соңга калса да, зур фаҗига буласы күз алдында! УАЗны кар әсирлегеннән арындырып, Симетбаш турысына кадәр тагып киленде. Бензин салгач үз көе белән Яңа Кенәргә киттеләр. Бу вакытта инде коткаручылар күбәйгән иде. Фаязның да җәяүләп кайтып җиткәне беленде. Ул бензины беткәнче двигателен эшләтеп утырган да, суын агызган. Кабызмый гына озын трос белән өстерәтергә туры килде. Көн шактый салкынайтты. Тәрәзә бозлану сәбәпле , бер кул руль тотса, икенчесе белән гел алгы тәрәзә пыяласындагы бозны кырып барасы. МТСка кайтып җиткәндә кич җитте. "Правда" колхозы машинасын алып кайтырга, бульдозерлы тракторына калай-чана тагып, Гарипов Мәсхүт килеп җиткән. Аларга ияреп мин дә өйгә, Яңа Шашыга кайтырга булдым. Бу юлсыз араны узар өчен тракторчыга шактый тирләргә туры килде. Без өйгә кайтып кергәндә инде яңа 1986нчы ел башланган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев