Яңа техника ремонтны киметә
Язгы кыр эшләренә ерак калмый. Бу уңайдан "Таң" хуҗалыгының гараж мөдире Рәдиф Корбанов белән әңгәмә кордык. - Без күптән әзер. Авыл хуҗалыгы техникалары һәм агрегатлары әзерлек сызыгында, - диде гараж мөдире. Ремонтчылар бригадасы авыл хуҗалыгы техникалары һәм агрегатларын тиз арада һәм тиешенчә төзәткән. - Ремонт күләме шактыйга кимеде дияргә була....
Язгы кыр эшләренә ерак калмый. Бу уңайдан "Таң" хуҗалыгының гараж мөдире Рәдиф Корбанов белән әңгәмә кордык.
- Без күптән әзер. Авыл хуҗалыгы техникалары һәм агрегатлары әзерлек сызыгында, - диде гараж мөдире.
Ремонтчылар бригадасы авыл хуҗалыгы техникалары һәм агрегатларын тиз арада һәм тиешенчә төзәткән.
- Ремонт күләме шактыйга кимеде дияргә була. Чөнки, соңгы елларда гына бик күп яңа техникалар сатып алдык, - дип, сүзгә слесарь егетләр дә кушылдылар.
Әйтик, яңа "ХОРШ" чәчкеч-агрегатына куаналар. Хәзер ул хуҗалыкта 2 булды. Яңа "АД-18" тырма агрегаты да яхшы хезмәт күрсәткечләре белән сокландыра.
- Ә төзәтә торганнарын, елдагыча, "булсын" дип эшләдек, - диделәр.
Белгеч эретеп ябыштыручы Хәлим Хөснетдинов, токарь Алмаз Латыпов, тимерче Раил Сибгатуллин, слесарьлар Фәнис Корбанов, Фәргать Шакирҗанов һәм Илдус Садриевне мактап телгә алды.
Хәлим Хөснетдинов, Фәнис Корбанов һәм Фәргать Шакирҗанов үзләре ремонтлаган агрегатлар янәшәсендә. Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев