Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яңа Әтнә авылында янгын

Соңгы вакытта республика районнарында янгыннар хакында еш ишетеп торабыз. Янгыннарның күбесе торак пунктларында. Күп очракта янгыннарның сәбәбе электр чыбыкларының яраксыз булуында. Ә менә Яңа Әтнә авылыындагы бер хуҗалыкта чыккан янгынның сәбәбе счетчикның төзексез булуында. «Очкын счетчиктан чыга. Хуҗа кеше ис сизеп йокы бүлмәсенә керә һәм счетчиктан шәм кебек янып торган...

Соңгы вакытта республика районнарында янгыннар хакында еш ишетеп торабыз. Янгыннарның күбесе торак пунктларында. Күп очракта янгыннарның сәбәбе электр чыбыкларының яраксыз булуында. Ә менә Яңа Әтнә авылыындагы бер хуҗалыкта чыккан янгынның сәбәбе счетчикның төзексез булуында.
"Очкын счетчиктан чыга. Хуҗа кеше ис сизеп йокы бүлмәсенә керә һәм счетчиктан шәм кебек янып торган утны күреп ала. Тиз арада ишегалдына су алырга чыгып китә. Шул вакыт аралыгында ут түшәмгә үрмәләп өлгерә", - ди янгын күзәтчелеге инспекторы Артур Рәхмәтуллин. Сүзен дәвам итеп:
"Шушы янгынннар вакытында ике ялган чакыру керде. Берсе Күлле Киме, икенчесе Күәм авылыннан. чакыру кергәч, без барырга тиешбез. Икесендә дә шалтыратучылар балалар булып чыкты. Әти-әниләрне дә кисәтәсе килә, балаларына күз-колак булсыннар иде", - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев