Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ябынчы авылы турында

Ябынчы - минем туган, үскән авылым. Авылның нилектән шулай аталуы турында төп ике фикер бар. Берсе - аның кеше исеме булуы, икенчесе "Япан", ягъни буш урын дигән сүздән килеп чыгуы. Тагын "Япанча" дигән сүз кап­лавыч, бөркәвеч дигән мәгънәне аңлата. "Ябынчы" дигән исемгә кил­сәк, дөрестән дә андый төрки исем булган. Бел­гәнебезчә,...

Ябынчы - минем туган, үскән авылым. Авылның нилектән шулай аталуы турында төп ике фикер бар. Берсе - аның кеше исеме булуы, икенчесе "Япан", ягъни буш урын дигән сүздән килеп чыгуы. Тагын "Япанча" дигән сүз кап­лавыч, бөркәвеч дигән мәгънәне аңлата.
"Ябынчы" дигән исемгә кил­сәк, дөрестән дә андый төрки исем булган. Бел­гәнебезчә, 1552 елда Казан ханлыгының гаскәр башлыгы шул исемдә булып, Казанның тышкы ягындагы гаскәр белән җитәкчелек иткән. Тарихи әдәбиятта ул исемне бозып "Япанча" дип әйтәләр. Руслар Ябын­чы авылы исемен үз­ләренә яраклаштырып "Епанчино" дип йөр­тәләр. Аларда "Епанчин" һәм "Епанчинцев" дигән фа­милияләр дә бар.
"Ябынчы" исемендәге авыл Төмән өлкәсендә дә бар. 3 меңнән артык кеше яшәгән бу авылда Тукай премиясе лауреаты, "Иртыш таңнары" романының авторы Якуб Зәнкиев туган.
"Япанча" дип тирә-ягы буш җир булган урын аталырга мөмкин. Ләкин авылның тирә-ягы куак­лык­лар һәм елгачыкларга бай.
Авылыбыз һәм тирә-як авыл кешеләре авыл исемен бервакытта да "Япанчы" дип әйтмәде. Димәк бу руслардан бозып алынган, Андрей Курбский заманарыннан ук килгән һәм бик үк белемле булмаган галимнәр тарафыннан тарихи хезмәтләргә кертелгән атама.
Кайбер авылларга елга исеме бирелә. Хәтта елга һәм авыл арасы меңнәрчә чакрым булганнары да очрый. Мәсәлән Өмбе һәм Өлә авыллары. "Ябынчы" исемле елга юк. Авыл яныннан аккан елганы без "елга" яки "инеш" дип кенә йөртә идек. Баксаң, аның исеме "Шемяковка" икән. Мин моны интернеттан карап белдем. Аның татарча исеме, бәлкем, "Чәмәк" булгандыр. Һәрхәлдә авыл исеме аннан алынмаган.
Димәк, авыл исеме кеше исеменнән килеп чыккан. Бу борынгы исем, ис­лам дине әле безнең якларда ныгып урнашкан­чы ук куелган исем булырга охшый. Авылның барлыкка килү датасына килгәндә, ул Казан ханлыгына кадәр үк, Болгар яки Алтын Урда чорлары вакытында нигезләнгән булырга тиеш. Чөнки анда җирнең культуралы, ягъни эш­кәртелгән катламы, шактый калын.
"Ябынчы" исеменең без­нең якларда элекке за­маннарда куелганлыгы турында "Безнең мирас" журналында Ирек Һа­диев һәм Раиф Мәрдәновның "Әтнә төбәгенең ташъязма истәлекләре" дигән мәкаләсендә дә әйтелә. Алар болай дип яза: "Иң борынгы ташъязмаларның берсе Ябынчы авылы янындагы аерым каберлектә. Ул Ябынчы исемле кешенең 1503 елда вафат булган улына куелган. Хәрефләре уалган булу сәбәпле аның исемен төгәл уку мөмкин түгел. Мәрхүмнең атасы, ягьни югарыда телгә алынган Ябынчы, 15нче гасырда яшәгән. Ябынчының исеме бу авыл атамасында сакланган дип уйларга төпле нигез бар». Якында гына кеше исеме белән йөртелгән Туктамыш авылы да бар. Әмма аның Туктамыш ханга мөнәсәбәте юк.
Минем авыл тарихы турында күренекле галим, инде мәрхүм Габделбәр Фәйзерахманов белән дә сөйләшеп утыр­ганым булды. Ул Казан ханлыгы чорында Ябынчыда атлы гаскәрнең даими тору урыны булуын әйткән иде. Чөнки, авыл тирәсендә мул печәнле болыннар, су чыккан елгачыклар күп.
Казан ханлыгы басып алынгач, авыл кешеләренең күпчелеге "ясаклы татарлар", ягьни дәүләткә ясак (салым) түләп торучылар категориясенә кергән. Әмма, аз булса да, "йомышлы" татарларлар да булган. Казан өязенең 1602-1603 елгы "Писцовая книжка"сында 4 йомышлы (русча "служивый") татарның Ябынчы авылында яшәгәнлеге, аларның җирләре язылган. Менә алар: Янҗегет Байчурин, Җанбулат Шибәзәдов, Байчура һәм Җангали Дәрвишгалиев­ләр. Белгәнебезчә, йомышлы татарлар дәүләт хезмәтендә (гаскәрдә, тыл­мачлык) булганнар һәм аларга моның өчен җир (сөрү җире, печәнлек) бирелгән.
Безнең төбәкнең 19нчы гасырга кадәрге тарихына килсәк, татар авыллары арасында рус авыллары барлыкка килүен һәм авылларның башта кечкенә булып, акрынлап зурая баруын күрәбез. Халкы я дәүләткә салым түләгән, я төрле эшләр башкарган. Авыр хезмәт лашманчылык, ягъни урман эше булган.
19нчы гасырга караган материаллар Милли архивта "Ревизские сказки Казанского уезда" дип исемләнгән эшләрдә (делоларда) бар. Алар 1834, 1850, 1858 елларга карый. Хәзерге Комыргуҗа авыл җирлегенә кергән авыллар 19нчы гасырда Казан өязенең түбәндәге волостьлары составында булган: 1) Комыргуҗа, Мәрҗән-Алат, Кушлавыч волостьларында; 2) Ябынчы, Келәүләр (Тө­рек­ләр) һәм хәзерге вакытта юк Кабакса - башта Кушлавыч, аннан Олы Сәрдә волостьларында.
1834 елда Ябынчыда 134 ир, 135 хатын-кыз, барлыгы 269 кеше, 45 хуҗалык булган, ә 1850 елда 142 ир, 153 хатын-кыз, барлыгы 295 кеше, 52 хуҗалыкка җиткән.
Ябынчы авылында 19нчы гасырның беренче яр­тысында тирә-якта танылган бай Габделкәрим бине Әбүбәкер Ябынчывый яшәгәнлеге турында Мәрҗани үзе язып калдырган. Аннары мәдрәсә дә булуы билгеле.
1897 елда Россия империясендә халык санын алу үткәрелә. Аның мәг­ълүматлары буенча, Ябынчы авылы ул елда Казан өязенең Мүлмә волостенда булып, анда 530 кеше яшәгән. Губерна үзәгенә кадәр - 45, почта бүлекчәсенә кадәр - 18, телеграф бүлегенә кадәр - 30, волость үзәгенә кадәр - 10, квартал врачына кадәр - 15, ветврачка кадәр 30 чакрым булган.
Октябрь революция­сеннән соң, 1930 елга кадәр авыл шул ук Мүлмә волостенда кала, 1930-59 елларда Әтнә районы 1959-63 елларда - Тукай, 1963-90 елларда Арча һәм 1990 елның 25нче октябреннән бирле яңадан Әтнә районы составына керә. Халык саны түбәндәгечә үзгәрә: 1908 ел - 607 кеше, 1920 ел - 552, 1926 ел - 619, 1938 ел - 751, 1949 ел - 399, 1958 ел - 280, 1970 ел - 218, 1979 ел - 162, 1989 ел - 28, 1997 ел - 17, 2002 ел - 12 кеше. Хәзерге көндә пропис­када 4-5 кешедер. Әмма кыш көне берәү дә тормый.
Мин үзем шул Ябынчы авылында 1949 елның 15нче декабрендә туганмын. Ул вакытта, әйтеп киткәнемчә, авылда 399 кеше яшәгән. Бу хәзерге Комыргуҗа халкыннан да күбрәк.
Мин үземне белә башлаганда, ягъни 1954-55 елларда, авыл аерым колхоз иде, "Фрунзе" исемендә. Авылда башлангыч мәктәп (ул ике катлы элеккеге мәчет бинасында иде), фермалар, клуб, китапханә, медпункт, кибет бар иде.
Берәр елдан безгә күршедәге рус авылы Соңгырдагы колхозны куштылар һәм, әлбәттә, "Дружба" дип атадылар. Колхозларны эреләндерү дәвам итте һәм безне үзәге Комыргуҗада булган "Шахтёр" колхозына куштылар. Кол­хозның исеме безнең яклардан күмер шахталарына (Донбасс, Кузбасс, Сахалин) бик күп кеше киткәнгә күрә куелган. Бу исемне кушкан кешеләр акыллы булганнар, чөнки илдәге сәясәт алышынып торса да колхоз исеме шул килеш безнең көннәргә кадәр килеп җиткән.
Соңгы елларда Ябынчы авылы акрынлап бетүгә таба барды. Авыл "перс­пективасызлар" рәтенә эләкте. Бер-бер артлы башта медпункт, аннан клуб, китаханә, мәктәп, фермалар һәм яңа гына зур таш бинага ия булган кибет бетте. Берәү дә, Комыргуҗа авылына күчмәде, ә бер-бер артлы Казанга һәм башка шәһәрләргә, тимер юл тирәләренә китеп бардылар. Авылларны газлаштыру да Ябынчыны читләтеп үтте.
Арча районында Тукай туган (ә ул чынлыкта Әтнә ягы кешесе) һәм Ябынчыдан 7-8 км ераклыкта гына урнашкан Кушлавыч авылын саклаган һәм үстергән булсалар, бездә алай булмады. Мин үскәндә авыл көтүенә 70ләп сыер чыга иде, калган хайваннар да шактый булды. Ә хәзер анда бер хайван заты да юк. Ул нигездә дачниклар авылы һәм анда җәй көне генә, анда да ял көннәрендә генә бераз кеше була.
Авылдан чыккан, мин белгән күренек­ле шәхесләргә килик. Әл­бәттә, Ябынчының йөзек кашы, аның таҗы - ул Шиһабетдин Мәрҗани. Ул биредә туган, тәпи йөреп киткән, сөйләшә башлаган, 3 ел ярым яшәгән. Аннан соң гына, әтисе Баһаведтин хәзрәткә зуррак авыл Ташкичүдә эш тәкъдим ителү сәбәп­ле, алар Ябынчыдан китәләр.
Тагын респуб­ликада билгеле булган ике күренек­ле шәхеснең әтиләре безнең авылныкы. Беренчесе - Казан шәһәренең элеккеге башлыгы Камил Исхаковның әтисе, инде мәрхүм Шамил абый. Камил Исхаковның бабасы Габдулла бездә мулла булган. Ул үзе дә хәзер дингә тартылды, Ислам академиясенең президенты булып тора. Икенчесе - композитор Риф Гатауллинның әтисе Хоббулла абый. Ул Ябынчы зиратында җирләнгән дә. Авылыбыздан, шулай ук, берничә полковник, юрист һәм шактый гына бүтән һөнәр ияләре чыккан. Гомумән, авыл халкы тырышлыгы, бераз усаллыгы белән аерылып тор­ды.

Искәрмә: Өмбе (картада Эмба) һәм Өлә (картада Или) - Казахстандагы елгалар. Өмбе һәм Өлә - Биектау районындагы авыллар.
Фото редакция архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев