Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Олы Мәңгәр кызлары иң, җитез, иң оста, иң тырышлары

Олы Мәңгәр мәктәбенең башлангыч сыйныфларында "Ягез әле, кызлар" бәйгесе уздырдык, дип хәбәр итте директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Сылу Зарипова.

Бу бәйрәмне бик үзенчәлекле итеп уздырганнар: әниләрне һәм әбиләрне кунакка чакырганнар. Жюрида да әниләр булган. Мәктәпнең 2, 32, 4 сыйныфларында укучы икешәр кыз бала төймә дә таккан, бала төреп тә караган, бишек җыры да сузган, концерт номерлары да башкарган. "Сынаулар катлаулы иде", - ди директор урынбасары. Соңыннан җиңүчеләрне номинацияләп билгеләгәннәр; кыскасы, барысы да җиңүче% монда "Иң җитез", "Иң оста", "Иң тырыш" һ.б. кызлар ачыкланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев