Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Якташыбыз Азат Фазлыевка күз тигән бугай

Эстраданың популяр җырчысы Азат Фазлыев соңгы арада еш чирли башлаган. Бервакыт концерттан соң җырчының хәле китеп, хәтта ашыгыч ярдәм чакыртырга мәҗбүр булганнар. Азат та, якыннары да бәланең төп сәбәбе - күз тиюдәдер дип уйлый. - Ноябрьдән бирле 4 тапкыр чирләдем. Авырудан арына алмыйм. Югыйсә юка киенеп йөрмим, табиб язып биргән...

Эстраданың популяр җырчысы Азат Фазлыев соңгы арада еш чирли башлаган. Бервакыт концерттан соң җырчының хәле китеп, хәтта ашыгыч ярдәм чакыртырга мәҗбүр булганнар. Азат та, якыннары да бәланең төп сәбәбе - күз тиюдәдер дип уйлый.

- Ноябрьдән бирле 4 тапкыр чирләдем. Авырудан арына алмыйм. Югыйсә юка киенеп йөрмим, табиб язып биргән даруларны да эчәм. Иң кызыгы шул: көндез хәлем яхшы, ә менә концертта чыгыш ясаганнан соң кинәт хәл китә. Ирексездән күз тимәдеме икән, дип шикләнә башладым. Хәзер сәхнәгә чыкканда, белгән догаларымны укыйм. Күз тиюдән саклану өчен ешрак мәчеткә йөрергә, хәер бирергә, мулладан өшкертергә кирәк. Моңа кадәр дә шулай эшләдем, хәзер бигрәк тә, - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Азат Фазлыев.

Җырчы күз тию, бозым ише әйберләргә ышануын белдерде. "Моннан берничә ел элек бер авылга концерт куярга баргач, очраклы рәвештә бер күрәзәче белән аралашырга туры килгән иде. "Тиздән яңа машиналы, яңа фатирлы булачаксың. Эшең гөрләп барыр. Гаиләңдә дә бар да тәртип булыр. Ләкин бу бәхетеңә көнләшүчеләр артыр. Күз тидерүдән саклан", - дигән иде ул. Менә хәзер шул сүзләр әкренләп искә төшә башлады. Чынлап та, эшең барып чыкмаса да начар, эшең гөрләсә дә, авыр икән, чөнки тыштан сөенеп йөрсә дә, эчтән көнләшүчеләр күп", - диде Азат.

Азат Фазлыевтан көнләшергә кирәкми, җәмәгать. Ник дигәндә, Фазлыевларның бар мөлкәте дә кредитта! Әнә шул кредитларын туләү һәм ике улларын тәрбияләү өчен көне-төне тырышалар алар. Аллаһы Тәгалә саулык-сәламәтлек, көч-куәт бирсен үзләренә!


Эльвира ШАКИРОВА

Чыганак: intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев