Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә егете - өченче!

Күшәр авылыннан чаңгы шуу остасы Рәзил Сәфәров чираттагы зур җиңүгә иреште. Шушы көннәрдә Зәйдә республика күләмендә «Гонка сильнейших» узды.

Рәзил 1997-1999 елгылар арасындагы спринт узышында 3 урын яулады. Ә бит Әтнә егетенең яшьлеген, елдан-ел зуррак уңышларга ирешә баруын күзаллаган хәлдә, бу уңышын, җирле масштабларга күчереп, яңа гына Словениянең Поклюк шәһәрендә узучы Дөнья кубогы масс-стартында җиңү яулаган Антон Шипулин чыгышы белән тиңләштерергә була. Чөнки Россия тарихында чаңгы спорты буенча районыбыз чаңгычыларының җитди уңышка ирешә алганы юк иде әле. Шуңа күрә ул зур игътибарга лаек. Хәзер якташыбыз гыйнвар урталарында үтәчәк спартакиадага әзерләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев