Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Якташыбыз, Камал театры артисты Фәнис Җиһанша "Моя дорога в мечеть" бәйгесендә җиңде

Мәскәү мөселманнары Диния нәзарәтенең дини роликларга багышланган бәйгесенең нәтиҗәләре билгеле булды.

(Казан, 5 апрель, "Татар-информ", Алмаз Шиһабетдинов). Мәскәү мөселманнары Диния нәзарәте #моядорогавмечеть дигән хештег белән бәйге үткәрде. Бәйгенең оештыручысы Азат Галәмшин "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына бәйгенең нинди максат белән үткәрелүе һәм нәтиҗәләре турында сөйләде.

"Конкурс 26 мартта булган Коръән фестиваленә багышланды. Бу чара 2 ел үткәрелә. Былтыр 5000 чамасы мөселман җыелса, быел инде ул сан 7000гә күтәрелде. Бу фестиваль кысаларында балаларның Коръән укуга һәм азан әйтүенә багышланган бәйгеләр оештырылды. Шулай ук фестивальгә игътибарны арттыру өчен #моядорогавмечеть бәйгесен оештырдык. Бу бәйгене киләчәктә дә дәвам итәргә теләк бар. Аның масштабын тагын да арттырып, зуррак форматка үзгәртеп, онлайн рәвештә биремнәр бирергә уйлыйбыз", - ди Азат Галәмшин.

Оештыручылар башта #моядорогавмечеть хештегы белән үрнәк видео төшердек. Ул видеода төрле милләт вәкилләре мәчетнең тормышларында нинди урын алулары турында сөйлиләр. "Катнашучылар, күрәмсең, мәчеткә юл дигән өндәүне турыдан-туры аңлаган. Алар үзләренең өйдән мәчеткә юлларын төшерәләр. Чәй эчүдән башлап, мәчет бусагасын атлап керүгә кадәр эпизодлар бар. Без бу форматны уңай дип таптык", - дип сөйләде Азат Галәмшин.

Бу бәйгедә Татарстанның атказанган артисты Фәнис Җиһанша да катнашкан һәм икенче урын алган. Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры да бу бәйгегә карата үз фикерен әйтте.

"Исламда кешене мәҗбүриләп, көчләп, таләп итеп дингә якынайтуга караганда, аның аңлап эш итүенә күбрәк өстенлек бирелә. Бу форсаттан кызыксындыру чараларын да куллану хуплана. Шуңа мондый чараларны Казанда да уздырсак, яшьләрне генә түгел, гомумән интернетка кереп киткән барлык кешеләргә яшәү мәгънәсен аңларга, үткәненә күз төшерергә, бүгенгесе белән яшәргә булышыр иде. Бәйгедә җиңү өчен түгел, ә бәйгене пропагандалау йөзеннән, халыкка таныту йөзеннән катнаштым," - ди ул.

Казан - икенче урында

Мәскәү мөселманнары Диния идарәсенең PR менеджеры Әминә Беджиева әйтүенчә, казанлылар бу бәйгедә бик актив катнашкан. "Facebook һәм Instagram сайтларына 20шәр видео элделәр. Барлыгы 3 җиңүчене билгеләдек. Алдан ук 1 җиңүче булыр дип әйтсәк тә, араларыннан аерып чыгара алмадык, шуңа төп бүләкне өчкә бүлергә туры килде. Катнашучыларны бүләксез калдырмадык. Барлык катнашкан кешеләргә дә китап бүләк иттек. Катнашучылар саны буенча беренче урында - Саранск, икенчесендә - Казан һәм өченчедә Мәскәү", - диде ул.

Бәйгедә беренче урынга Равил Алтынбаев лаек дип табылган.

Чыганак: http://mediametrics.ru/rating/ru/843/day.html?search=tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев