Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Якты күңелле мөгаллимәбез

Үзе бер Якты күңелле мөгаллимәбез Өстәлемдә изге Коръән китабы... Бүген андагы хәрефләр минем өчен аңлаешсыз билгеләр генә түгел инде, Аллага шөкер. Гөлзада НӘҖИПОВА, Күәм авылы Әле кайчан гына бик күпләребез, шул исәптән мин дә, бу Китаптагы серләргә төшенергә тырышып, андагы бетмәс-төкәнмәс хәзинәнең ачкычын табарга хыяллана идек. Намаз укы да буй...

Үзе бер

Якты күңелле мөгаллимәбез

Өстәлемдә изге Коръән китабы... Бүген андагы хәрефләр минем өчен аңлаешсыз билгеләр генә түгел инде, Аллага шөкер.

Гөлзада НӘҖИПОВА,

Күәм авылы

Әле кайчан гына бик күпләребез, шул исәптән мин дә, бу Китаптагы серләргә төшенергә тырышып, андагы бетмәс-төкәнмәс хәзинәнең ачкычын табарга хыяллана идек. Намаз укы да буй җитмәслек, гади кеше булдыра алмастай гамәл кебек тоела иде. Көннәрдән беркөнне безне караңгылык дөньясыннан клткаручы, наданлык чоңгылын кояштай яктыртучы җибәрде безгә Аллаһ Тәгаләбез. Әйе, сүзем Фазылҗанова Рафисә Рәхмәтулла кызы турында.

Казандагы "Мөхәммәдия" мәдрәсәсен тәмамлар алдыннан үзе белгәннәрне бүтәннәргә өйрәтергә алына ул. Ялгышмасам, унынчы төркемен җыя инде, 2008 елдан бирле бу саваплы, игелекле эшен дәвам итә. Җиңел түгел, һай, җиңел түгел аңа. Рафисә ханым аңлатып кына бетерә, без тагын буталабыз, ә ул йөзенче тапкыр шул ук хатаны ясаган шәкертләрен тыныч кына, җай белән генә төзәтә, тәҗвид кагыйдәләрен искә төшерә, тавыш та күтәрми, нурлы йөзендә ризасызлык та чагылмый. Мактап та җибәрә әле. Тынгысыз мөгаллимәбез дин сабаклары бирүдән тыш, корбан мәҗлесләре үткәрүне дә оештыра, райондашларны кызыклы шәхесләр белән очрашуларга да тарта. Мәчетебезнең эстетик яктан бизәлешенең камиллеге, чисталыгы сагында торучы да ул. Дәресләрнең географиясе дә киңәйде: аның белән Коръән серләренә төшенергә теләүчеләр тирә-як авыллардан да киләләр хәзер.

Рафисә ханым - авылыбызның бердәнбер хаҗиясе дә әле ул. Күптәнге хыялын тормышка ашырып, изге Хаҗ сәфәренә барып кайткач, анда алган тәэсирләрен күз яшьләре аша безнең белән дә уртаклашты. Рафисә мөгаллимәбезгә, шәхси эшләрен читкә куеп, йөзләгән шәкертләренә хәреф танырга өйрәтүе, фидакарь хезмәте, тынгы белмәс йөрәг, бөтен авылны куандырганы өчен Ходайның һәр бирмеш көнендә рәхмәт укыйбыз. Кылган изгелекләре үзенә, гаиләсенә меңе белән әйләнеп кайтсын, йә Раббым!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев