Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Яланаяклы кыз» сериалына – 10 ел: Руслан Сафинның хатирәләре һәм бүгенгесе (5 серия)

Самат - Руслан Сафин: - Фильмга очраклы рәвештә килеп эләктем. Тренировкадан соң дусларым кастингка алып барды. Минем рольгә теләүчеләрнең саны - 300 кеше! Кушылган биремне эшләдем дә өйгә кайтып киттем. Моны ничектер җитди кабул итмәдем. Җиңеп чыгуыма да ышанмадым, чөнки көндәшләрем - талантлы актерлар һәм җырчылар. Ә мин сәнгатькә берничек...

Самат - Руслан Сафин:
- Фильмга очраклы рәвештә килеп эләктем. Тренировкадан соң дусларым кастингка алып барды. Минем рольгә теләүчеләрнең саны - 300 кеше! Кушылган биремне эшләдем дә өйгә кайтып киттем. Моны ничектер җитди кабул итмәдем. Җиңеп чыгуыма да ышанмадым, чөнки көндәшләрем - талантлы актерлар һәм җырчылар. Ә мин сәнгатькә берничек тә бәйле кеше түгел. Бер атнадан шалтыраттылар, мине сайлаганнар икән. Уйнавы авыр булды дип әйтә алмыйм, чөнки сериалда да үзем булып калдым.
Белемем буенча мин - инженер. Ике югары белемем бар. Кайчандыр музыка мәктәбен дә тәмамладым. Фильмда гармунны белеп тартам, килештереп кенә уйнамыйм. Баяннан тыш, гитара һәм барабанда да уйный беләм.

Бүгенге көндә пыяла әйберләр җитештерү белән шөгыльләнәм. Өйләндем, ике улым бар - Ранель һәм Рамир. Нарат урманында йорт салдым, гаиләм белән шунда рәхәтләнеп яшибез.
Ун ел үтсә дә, мине әле дә урамда Самат буларак таныйлар. Югыйсә, хәзер тышкы кыяфәтем бөтенләй башка. Элек автографлар сорап йөдәтеп бетерәләр иде. Бу - популярлык бизнесымда зур ярдәм. Таныгач, булачак клиентлар миңа ышана, шул рәвешле уртак тел табу күпкә җиңелрәк.

Чыганак:www.shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев