Янгында 5 яшьлек малай үлгән
Янгында бер баланың гомере өзелгән Сарман районында янгында 5 яшьлек бала һәлак булган. Әлеге факт буенча тикшерү башланган. Кичә, 21 декабрьдә көндез Сарман районындагы Саклау Баш авылындагы йортларның берсендә янгын чыккан. Сүндергәндә анда 5 яшьлек малайның үле гәүдәсе табылган. Бу йортта 2 яшьтән 14 яшькә кадәрге 4 балалары булган 6...
Янгында бер баланың гомере өзелгән
Сарман районында янгында 5 яшьлек бала һәлак булган. Әлеге факт буенча тикшерү башланган.
Кичә, 21 декабрьдә көндез Сарман районындагы Саклау Баш авылындагы йортларның берсендә янгын чыккан. Сүндергәндә анда 5 яшьлек малайның үле гәүдәсе табылган. Бу йортта 2 яшьтән 14 яшькә кадәрге 4 балалары булган 6 кешелек гаилә яшәгән.
Тикшерү комитетының беренчел мәгълүматлары буенча, өйдә янгын электр үткәргечләреннән чыккан. Әти-әниләре янгыннан өч балаларын гына коткарып кала алган.
Тикшерү нәтиҗәләренә бәйле рәвештә, җинаять эше кузгату буенча карар кабул ителә.
Чыганак: http://shahrikazan.com/tt/2015-01-23-10-44-31/item/18974
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев