Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә "Янгынга каршы махсус режим" игълан иттеләр

25 апрельдән 15 майга кадәр Татарстанда янгынга каршы махсус режим кертелә.

Бакчада яки ишегалдында чүп-чарны ягарга ярамый. Ягасың икән - кимендә 2 мең сум штраф каралган. Чери торган чүпне бакчага өеп куйсаң яхшы. Җәйге чорда йорт янында 200 литрлы кисмәк белән су яки 5 литрлы янгын сүндерү җайланмасы (огнетушитель) куярга кирәк.
Урманга якын авылларда яшәүчеләргә шашлык та пешерергә ярамый. Урманда учак ягарга рөхсәт ителми. Җир хуҗалары урман белән ике арадагы 10 метр җирне төрле ботактан, чүп-чардан чистартырга тиеш, ярты метр җирне үсемлекләрдән арындырып, кара җир килеш тотарга кирәк.
Янгыннар нигездә мунчада, мичтән, электр приборларыннан чыга. Газ белән җылытылучы мунчаны карап торырга кирәк. Мунча мичен балчык измәсе белән эшләргә кирәк, измәгә цемент кертергә ярамый. Мичләрне агартып тору киңәш ителә. Ак төстән мичтән төтен чыкканы күренә.
Печәнлектән янгын чыккан очраклар булды. Печәнлеккә электр чыбыгын тимер торба эченә кертеп эшләргә кирәк.
Кесә телефонын электрга тоташтырып калдырсаң, аннан да янгын чыгарга мөмкин. Озак еллар хезмәт иткән нәзек чыбыкларны, розеткаларны вакытында алмаштырырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев