Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Ярар, әни, ярар!..”

- Рөстәм хәзрәт, байтак кына яшьләргә никах укыйсыз. Сезне никах казын оста бүлә дип тә әй­тәләр. Хәтта үпкәләп йөрү­челәр дә бар икән. - Югыйсә ниятем изге. Татар­ның борынгы йоласына нигез­ләнеп, каз итен бүлгәндә, бер канатын кәләшкә бирәм. Икенчесеннән башлы-күзле булырга вакыты җиткән кызга өлеш чыгарам. Казның бер боты кияүгә эләксә,...

- Рөстәм хәзрәт, байтак кына яшьләргә никах укыйсыз. Сезне никах казын оста бүлә дип тә әй­тәләр. Хәтта үпкәләп йөрү­челәр дә бар икән.


- Югыйсә ниятем изге. Татар­ның борынгы йоласына нигез­ләнеп, каз итен бүлгәндә, бер канатын кәләшкә бирәм. Икенчесеннән башлы-күзле булырга вакыты җиткән кызга өлеш чыгарам. Казның бер боты кияүгә эләксә, икенчесен әтисенә сузам. Монда да тирән мәгънә ята: ата кеше улын өйләндерде дә шуның белән эше бетте түгел, ә яшь гаиләгә ярдәм итәр өчен байтак йөгерергә туры киләчәге искәртелә. Ә койрык өлеше - каенанага. Дөрес, кайбер каенаналарның койрыкка хәтере калучан. Бу урында: "Яшьләргә ачуыгыз чыкканда, нәрсәдер әйтергә телегез кычытса да сабыр итегез, шул койрыкны уйлап, дәшми калыгыз. Балаларның бәхете - каена­наларның телендә", - дип аңлатам. Әлеге киңәшне аңлаганнар аңлый, аңламаганнар үзләренә карый. Һәркем үз бәхетенә дә, бәхет­сезлегенә дә үзе юл ярып бара ич. Каенаналарның да әле кайчан гына яшь чагы булган, әллә бер дә ялгышмаганнармы?! Яшьләргә дә үз юлларын үтәргә ирек бирергә, ярдәм итәргә һәм алар өчен дога кылырга кирәк. Олыгайган әти-әниләр балалары кулына калачак. Шуңа күрә яңа гына башлаган тормыш дәвамлы булсын өчен, ата-аналардан да тырышлык сорала.


- Ә никах вакытында кәләш нинди үгет-нәсыйхәт ишетә?


- Элек киленнәр берничә ел тел яшергән, каенана-каенатасына күтәрелеп сүз әйтергә дә кыймаган. Каршы әйтеп, бәхәсләшеп утыру турында инде уйлыйсы да юк. Хәзер яшьләр бүтәнчәрәк яшәргә омтыла, үз фикерләре бар. Арада баш имәүчеләре дә очрый. Кайбер гаиләләрдә кемнең - килен ролен­дә, кемнең каенана икәнен дә аңлап булмый. Шуның аркасында тавыш чыга, гаиләләр таркала. Яшь кәләшкә, каенанаң нәрсә әйтсә дә, ошыймы ул сиңа, юкмы, үтисеңме син аны, үтәмисеңме: "Ярар, әни, ярар!" - дип тор, дим. Татарда шундый әйтем бар: "Ярарның башы авырт­мый". Ярар дип әйтү бик кодрәтле, усал каенаналарның да күңеллә­рен йомшарта һәм авызын каплый ала. Тормышта сабырлык кирәк. Сабырлык - Аллаһы Тәгаләдән би­релгән зур нигъмәт.


- Каенана, килен вазифаларын белдек. Ә кияүгә, ягъни мө­селман ир-атка нәрсәләр йөк­ләнгән?


- Гаиләне имин саклауда ир­ләрнең бурычы тагын да зуррак. Тиешле вакытта үз сүзен әйтә белгән, акыллы ир-ат барында өйдә тавыш та чыкмый, гаилә матди кыенлыклар да кичерми, хатын да, өлкәннәр дә, балалар да бәхетле була. Яшь килен башка гаиләдә үскән, аны башкача тәрбиялә­гән­нәр. Галимнәр никахны чәчәк белән чагыштыра. Бакчада чәчәк үсеп утыра һәм бер көнне аны үз кулларыбыз белән бүтән бакчага күче­рәбез. Чәчәк анда үсеп китәр­ме? Бу кадәресе кияүдән тора инде. Чәчәккә су да сибәргә кирәк, кояшсыз да булмый. Яраткан хатыны­ңа балдаклар, алкалар, муенсалар бүләк ит, 8 Март җитүен көтеп торма. Җылы якларга алып барып кайтырга да мөмкинлек тап. Арагыз тагын да якынаер, җылыныр.


- Рөстәм хәзрәт, тормыш әледән-әле сынаулар да чыгарып куя һәм шуңа түзә алмыйча, гаиләләр таркала, шул ук вакытта мөселман гаиләләре дә. Моның сәбәбе нәрсәдә?


- Гомумән, үзенчәлекле заманда яшибез. Балаларны үстергәндә дә игътибар җитеп бетми. Җитмеш ел динсезлектән микән, егет кыз кебек, кыз егет кебек үсә. Аннары без­гә дә, үзләренә дөнья көткәндә дә бик авыр була. Җәмгыятьтәге хәл мөселман гаиләләрендә дә күзә­телә. Кызны басынкырак итеп тәр­бияләсәң, яхшырак түгелме?! Ә малай гаилә башлыгы булачагын, гаиләне тәэмин итәргә тиешлеген белеп, аңлап, күреп үссен. Никах укып, алдым-бирдем ясалгач ук, ата-ананың кызга булган вазифасы тулысынча ир-атка күчә. Ата-ана, сиңа ышанып, кызын калдырып китә. Без, ирләр, алар каршында да, Аллаһ каршысында да җавап би­рәбез. Хатын-кызның мәчеткә килеп: "Хәзрәт, ирем эшләмичә, диванда ята, мин декрет ялында килеш эшкә чыгарга мәҗбүр булдым, нишләргә?" - дип киңәш соравын ишетү бик авыр. Ире белән сөй­ләш­кән идем, дипломлы белгеч икән. "Ник, бер эш тә юкмыни?" - дигәч, ул: "Хәзрәт, эш бар, ун урыннан тәкъ­дим алдым, хезмәт хакы мин те­ләгәнчә түгел", - дип җавап бирде. "Күпме түләсәләр дә, ризалаш, ике балаң бар ич, дөньяга чык. Аннары Аллаһы Тәгалә башка юлларын да күрсәтер", - дип киңәш иттем.


- Бөтен җа­ваплылыкны үз җилкәсенә алып, берничә урында эшләүче мөселман ир-атлары да байтак. Ә статистика буенча, ирләр азрак яши.


- Ир-ат булу - бик саваплы. Пәй­гамбәребез галәйһиссәлам, өй­гә алып кайткан һәр ипи кисәге өчен генә дә ир-атка әҗер-савап языла, ди. Ул һәрбер ир-ат миллион сум акча табарга тиеш димәгән бит. Хатын-кызларга биргәненә шөкрана кылырга кирәк. Коръәни Кәримдә, булган нигъмәтләргә шө­кер итсәгез, күбәйтеп бирә­чәкмен, дип язылган. Бу очракта хатын-кызга теләк шул: күрше хатын тунның кыйм­мәтлерәген кия, йортлары да зиннәтлерәк, машиналары да бар, дип ирегезне игәүләмәгез. Аңа нинди генә вакытта да терәк булыгыз. Ирнең күңелен күтәреп торсаң, ул синең өчен таулар күчерәчәк. Ә бертуктаусыз кыса башласаң, качарга мөмкин.


- Мөселман гаиләсендә балалар күп туа. Аларны карау, тәр­бияләүдән тыш, укытасы да бар. Барысына да каян акча җитке­рергә?


- Хатын-кыз балага узган икән, үзенең гомеренә куркыныч янамаса, аны табарга тиеш. Аборт ясату - зур гөнаһ. Һәр бала үз ризыгы, үз тәкъдире белән туа. Хөкүмәт тә үзенчә ярдәм итә, Аллаһы Тәгалә дә юлларны ача. Әйе, җиңел дип әйтеп булмый. Үземдә дә дүрт бала, Аллага шөкер. Әлегә мәктәптә укый­лар. Югары уку йортына укыр­га ке­рү­нең хакларын да ишетәбез. Каян алырбыз, дип тә уйланабыз. Хатын аның өчен аз-азлап акча да җыя башлаган, дип беләм. Югары уку йортына керә алмасалар, һөнәри уку йортлары бар. Кул белән эшләп тапкан ризык бәрәкәтлерәк тә була. Аллаһы Тәгалә - бирүче, баладан баш тартырга ярамый.

("Ватаным Татарстан", /№ 41, 23.03.2018/)

http://www.vatantat.ru/index.php?pg=575

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев