Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яратам... яратмыйм...

Яратмыймын куштан ялагайны Яратмыймын артык юашны, Тик аермыйм милләт буенча - Урысмы ул, әллә чуашмы! Яратмыймын гамьсез битарафны Актив булсын кеше хәр эштә, Күрә алмыйм аяк чалса батыр, Сабантуйда - тигез көрәштә! Яратмыймын артык әрсезләрне Арттан кереп алдан чыкканны, Җенем сөйми көнче - гайбәтчене, Заказ белән язган әдипне! Тик жәллимен...

Яратмыймын куштан ялагайны
Яратмыймын артык юашны,
Тик аермыйм милләт буенча -
Урысмы ул, әллә чуашмы!
Яратмыймын гамьсез битарафны
Актив булсын кеше хәр эштә,
Күрә алмыйм аяк чалса батыр,
Сабантуйда - тигез көрәштә!
Яратмыймын артык әрсезләрне
Арттан кереп алдан чыкканны,
Җенем сөйми көнче - гайбәтчене,
Заказ белән язган әдипне!
Тик жәллимен җаным-тәнем белән
Куңеле белән булган гарипне.
Ә яратам якты йөзлеләрне,
Куңеле ачык чып-чын изгене,
Бер ялгансыз, ихлас сөйгәннәрне,
Синең өчен янып көйгәнне!
Мин яратам эштә булганнарны,
Эшләгәндә ашын онытканны,
Кулларында очкын уйнатканны,
Бер суз белән әйтсәк - останы!
Яратамын нечкә күңеллене,
Мәрхәмәтле изге җанлыны,
Олыларны олы иткәннәрне,
Кечеләрне кече иткәнне!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев