Яшь футболчыларыбыз - өченче!
Таһир Вәлиуллин җитәкләгән мини-футбол уйнаучылар уңышлы чыгыш ясап, осталыкларын гел дәлилләп торалар.
Инде чагыштырмача яшь футболчылар да яхшы уеннар белән сөендерәләр. Сабада Камил Бәширов истәлегенә узган турнирда Әтнә спорт мәктәбенең 2007-2008 елгы футболчылардан торган командасы уңышлы чыгыш ясады. Сабадан алар "бронза" медальләр тагып кайттылар. Афәрин, яшь футболчылар! Афәрин, тренер Таһир Вәлиуллин! Ихлас котлауларны кабул итегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев