Яшь инспекторлар һәрвакыт уяу
Юлларда үз-үзеңне тота белү, юл кагыйдәләрен төгәл үтәү турында сабый чактан өйрәтәләр бездә. Мәктәп укучылары арасында ел саен уза торган "Куркынычсызлык тәгәрмәче" - яшь юл инспекторлары бәйгесенең дә төп максаты - балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре санын киметү, юлларда балаларның тиешле таләпләрне үтәүләренә ирешү. Быел да Олы Әтнә мәктәбендә мәктәпләрнең яшь...
Юлларда үз-үзеңне тота белү, юл кагыйдәләрен төгәл үтәү турында сабый чактан өйрәтәләр бездә.
Мәктәп укучылары арасында ел саен уза торган "Куркынычсызлык тәгәрмәче" - яшь юл инспекторлары бәйгесенең дә төп максаты - балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре санын киметү, юлларда балаларның тиешле таләпләрне үтәүләренә ирешү. Быел да Олы Әтнә мәктәбендә мәктәпләрнең яшь юл инспекторлары үзара көч сынашты. Олы Әтнә, Күәм, Күңгәр, Комыргуҗа, Бәрәзә, Бәрәскә, Олы Мәңгәр мәктәпләреннән килгән укучылар велосипедта фигуралы йөреп күрсәтте, юл йөрү кагыйдәләренә, ашыгыч ярдәм күрсәтүгә кагылышлы сорауларга җавап бирделәр, агитбригадалар белән чыгыш ясадылар.
Әлеге чарада Биектау һәм Әтнә районнары буенча куратор Алсу Сафиуллина, Әтнә Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы Рамил Гәрәев катнашты. Укучылар каршында район мәгариф бүлеге җитәкчесе Сәид Әхмәдуллин чыгыш ясап, укучыларга бәйгедә уңышларга ирешүләрен теләп узды. Мәктәптән тыш эшләр үзәге укытучылары тырышлыгы белән оештырылган бәйгегә һәр команда зур әзерлек һәм беренче урынны яулау теләге белән килгән иде. Шуңа да карамастан, Комыргуҗа, Олы Әтнә, Күңгәр командалары тырышлыклары, җиңүгә зур омтылышлары белән аерылып торды. Агитбригадалар арасында Күңгәр командасына җитүчеләр булмады. Чын-чынлап, күңел биреп әзерләнүләре күренеп тора. Мәктәпнең физкультура укытучысы Рафил Сибгатуллин гына түгел, сыйныф җитәкчеләре Суфия Галиева да көч биреп торды аларга.
Бәйге нәтиҗәләре буенча Олы Әтнә мәктәбе командасы беренче урынга лаек булды. Икенче урында - Комыргуҗа, өченче урында Күңгәр командалары. Калган мәктәп командалары аннан соңгы урыннарны үзара бүлеште. Җиңүче команда 21-23 май көннәрендә Чаллы шәһәрендә узачак финал ярышында катнашачак.
Катнашучыларның һәркайсына бүләкләр тапшырылды. Бу исә киләсе елларда да бәйгедә катнашып, уңышларга ирешүгә стимул булып тора.
Автор фотосында җиңүче Олы Әтнә командасы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев