Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ЯШЬ ШАГЫЙРЬ

Нигә дускай боек бүген, Моңаеп утырасың? Башкаеңны мәңге сүтмәс Уйларга чорнагансың!? Халык күң(е)лен агартам дип Кәгазең каралдымы? Иҗат дарьясын кичкәндә Каләм тупасландымы!? Гамьсез берәү кыланышы Йөрәгеңне төттеме? Кургашындай агулы сүз Бәгыреңә үттеме!? Туктама дускай, яз әйдә, Каләмең дә чарланыр! Саксыз әйткән сүзе өчен Ул бәндә бер гарьләнер! Пушкин, Лермонтов, Тукайны...


Нигә дускай боек бүген,
Моңаеп утырасың?
Башкаеңны мәңге сүтмәс
Уйларга чорнагансың!?

Халык күң(е)лен агартам дип
Кәгазең каралдымы?
Иҗат дарьясын кичкәндә
Каләм тупасландымы!?

Гамьсез берәү кыланышы
Йөрәгеңне төттеме?
Кургашындай агулы сүз
Бәгыреңә үттеме!?

Туктама дускай, яз әйдә,
Каләмең дә чарланыр!
Саксыз әйткән сүзе өчен
Ул бәндә бер гарьләнер!

Пушкин, Лермонтов, Тукайны
Әллә аз "кыйнаганнар"!?
Нәваилар, Курсавилар
Ни генә күрмәгәннәр!

Беркем дә белеп тумаган,
Туфан белән Такташ та!
Кемдер язган тәүге хәреф
Калтыранган кулларда!

Шәмсия апа әйткәндәй,
Алар "булган, булачак"!
Син тудырган шигырь-моңны
Оныклар җырлаячак!

Татар халкы исән булса,
"Ислам"нан тайпылмаса,
Тәүге иҗат җимешләрең
Сиңа һәйкәл ләбаса!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев