Яшелчәләр бетте... инде чәчәкләр, дип каршы алдылар
Җәмгыять

Яшелчәләр бетте... инде чәчәкләр, дип каршы алдылар

Түбән Көек мәктәбендә булдык.

Территориядә эш кайный. Укытучылар, персонал - бар да үсентеләр белән мәш киләләр.

Ә инде: "Яшелчәләр бетте... инде чәчәкләр", - диюләренең асылын дөрес аңлый күрегез.  "Мәктәп территориясенә төрле яшелчәләрне утыртып бетердек, хәзер чәчәкләргә тотындык", - дигәнне аңлата ул. Укытучылар бар да баш күтәрмичә эшлиләр. Кыскасы, яңа уку елында килүче укучы балаларны петуния, бархатцы, астра, сальвия ише чәчәкләр каршы алачак.


Нет комментариев