Яшәвемне тоям! “Әтнә таңы“
Яшәвемне тоям! Күз карашым - офыкта... Сулышларың исертә! Көзнең уйнак чагы... Көчен тоям сихри көчнең- Йөрәгемдә - җиһан! Тулып ташып Ярларыннан арткан, Язга кайткан дөнья! Басып торам яр буенда - Киңлек җанда! Яшәвемне тоям! Яфрак оча күктә... Кошлар инде китә- Кайтыр өчен кабат! Күрешербез тиздән... Синең белән тулы, Синең белән...
Яшәвемне тоям!
Күз карашым - офыкта...
Сулышларың исертә!
Көзнең уйнак чагы...
Көчен тоям сихри көчнең-
Йөрәгемдә - җиһан!
Тулып ташып
Ярларыннан арткан,
Язга кайткан дөнья!
Басып торам яр буенда -
Киңлек җанда!
Яшәвемне тоям!
Яфрак оча күктә...
Кошлар инде китә-
Кайтыр өчен кабат!
Күрешербез тиздән...
Синең белән тулы,
Синең белән чиста,
Синең белән серле-
Әкияти җиһан!
Басып торам уйга чумып...
Көлемсәр
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев