“Язылмадым... Бик кыйммәт...”
Ник язылмыйсыз "Әтнә таңы"на? - Күәм, Дусым авыллары буенча йөргәндә авыл халкына иң күп бирелгән сорау булгандыр бу. Иң күп ишеткән җавап та бертөсле, "Бик кыйммәт шул, 700 сум диярлек... яшисе дә бар, ник күтәрәсез шулай?" Бездән генә торса икән. "Һай, балалар, бер дә язылмый калган юк иде, быел сезнең...
Ник язылмыйсыз "Әтнә таңы"на? - Күәм, Дусым авыллары буенча йөргәндә авыл халкына иң күп бирелгән сорау булгандыр бу.
Иң күп ишеткән җавап та бертөсле, "Бик кыйммәт шул, 700 сум диярлек... яшисе дә бар, ник күтәрәсез шулай?" Бездән генә торса икән.
"Һай, балалар, бер дә язылмый калган юк иде, быел сезнең кебек йөрүчеләр булгалады, кызганып язылган идем шул, әйтте аны килен "Әнкәй, үзебезнең газетага языласың калган... дип" - дип каршылады Сания апа. Килеп туган хәлне аңлаткач, "Язылам, әйдә язылам", - дип акчасын ук күтәреп чыкты. Сания апа белән безне үз иткән киленгә рәхмәт укып, чыгып киттек. Галиябану апа "Мин әллә кайчан язылдым", - дип каршыбызга ук чыкты. Шул арада үзенең моң-зарлары белән дә уртаклашты. "41нче ел баласы мин, бер грамм файдасы юк, әтием Хәйретдинов Хаҗи Хәйретдин улы сугышта үлеп, Смоленск каберлегенә җирләнгән. Әтекием Яруллин Сәхибулла сугышта хәбәрсез югалган. Ике гаилә әбисен бактым, сыерсыз да, йортсыз да калдым..." - дип сөйләп алды. Йорт саен керәбез, кайсы бар, кайсы бикле. Гаҗәп дөнья, бу язылгандыр инде дип уйлап йөрибез, почтальон Гөлия: "Аларның язылганы да юк", дип телсез калдыра. Бу кешенең акчасы да юк, язылмагандыр, дип калдырмакчы булабыз, анысы әллә кайчан алты айга да язылган булып чыга.
"Кыйммәт..." түгел, "Нәрсә бар анда укырга?" диләр... - ә үзләре бер генә тапкыр да язылып карамаганнар. Күәм генә түгел, һәр авылда шулай...
Ә Күәм авылында иң аз язылучылар икәнен белгәч, сүз таба алмый азапландым. Булмас... Авылдашлар өчен утка-суга керәбез, ярдәм сорасалар да, сорамасалар да йөгергән көн. Үзара хөрмәт булмау гаҗиз итте. Бар хәлгә керүчеләр, әбекәйләрнең "Һай, кызым, язылган идем, тагын бер тапкыр язылсам ярыймы?" соң диюләре күзгә яшь китерде. Фердинат абыйның "Редакция белән йөргәч, хәлегез җиңел түгелдер, өч айга түгел, алты айга яз әйдә", диюе дә үз бәясен алды. Аптырагач, өч айга гына булса да язылып карагыз, ошамаса башка язылмассыз", дия башлаган идек. Зөлфирә, Миңлегөл, Гүзәл, Айсылуларның җылы сүзе дә көч биргәндәй булды.
Хәлимә әбинең "Һай, балалар, бу яртыеллыкта язылмаган идем шул, оятлы булдым", - дип газетага язылуына үзебез дә уңайсызландык. "Гаепләмәгез инде, пенсиям 7000 сум гына җиткерә алмыйм, гомер буе терлекче булып эшләдем, пенсиям аз шул", дип уфтанучыларга пенсияләрен өстәп түлисе килде...
Дусым авылыннан да каршылыклы уйлар белән кайттык. Кызганычка каршы, безнең халыкка әйбәт гайбәт кирәк... Безнең дөнья аларның күбесенә ят...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев