Җыры гына калды истәлеккә
«Ни хәлең бар, җаным?» Олысына, кечесенә, гадиенә, дәрәҗәлесенә карамый, яратып, шулай дип эндәшер иде ул. Рауза апа Сабированы тирә-күрше авылларда гына түгел, районда да ишетеп кенә булса да белмәгән кеше сирәктер. 1930 елны гади колхозчылар Сафа белән Фатыйманың ишле гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килә ул. Олы Мәңгәрдә башлангыч һәм...
«Ни хәлең бар, җаным?» Олысына, кечесенә, гадиенә, дәрәҗәлесенә карамый, яратып, шулай дип эндәшер иде ул.
Рауза апа Сабированы тирә-күрше авылларда гына түгел, районда да ишетеп кенә булса да белмәгән кеше сирәктер. 1930 елны гади колхозчылар Сафа белән Фатыйманың ишле гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килә ул. Олы Мәңгәрдә башлангыч һәм кичке мәктәптә урта белем ала. Актив, һәр эшен җиренә җиткереп эшләргә яраткан кызны звено башлыгы итеп билгелиләр. Озак та үтми авыл мәдәният йортына клуб мөдире булып эшли башлый. Нәкъ тә ун елдан авыл советы рәисе итеп куялар. Җитәкчеләр әзерли торган мәктәптә укып кайтканнан соң, "Байрак" колхозына партоешма секретаре итеп билгеләнә. 1969 елдан алып Рауза апа егерме елга якын Мәңгәр авыл советының алыштыргысыз җитәкчесе буларак, халыкка хезмәт итә. Лаеклы ялга чыкканнан соң күп еллар авыл ветераннар советы рәисе вазыйфасын башкарды. Кайда гына эшләсә дә үҗәтлеге, максатка ирешүчәнлеге һәм авыл җирендә иң кирәкле, мөһим сыйфат - кешелеклелеге, халык мәнфәгатьләрен кайгыртып яшәве белән хөрмәт казана ул. Ә бит җитәкче өчен аның казанышларын югарыдагылар гына күрү түгел, үзе яшәгән җирлектә хөрмәт итүләре иң югары бәя булып тора. Кызганыч, бүгенге көндә күпләр моңа игътибар итеп бетерми. Әйтерсең, мәңгелеккә килгәннәр. Рауза апаның исә кеше буларак иң матур сыйфатларының берсе - гадилек иде. Күргәч исәнләшеп кенә китмәс, хәлләреңне сорашыр, киңәшен бирер. Яшьрәк чакта, аның җитәкчелегендә күп концертлар куярга туры килде. Моңлы тавышы белән "Әллә язмышым, әллә ялгышым" җырын башкаруын күпләр хәтерли торгандыр. Шул ук җырны аның башкаруында әле берничә ел элек кенә дә ветераннарның район "Балкыш" фестивалендә ишетергә туры килде. Бу җырның сүзләре Рауза апаның язмышына, рухи халәтенә туры килә иде шул. Игезәк балалары - Таһир белән Зөһрәне үстереп, кеше итү өчен бар тырышлыгын куя ул. Тынгысыз хезмәте гаиләсенә ныклы терәк булырга беркайчан да комачауламый. Таһир абыйның сабантуйга кайткач кичке якта яңгыратып гармун уйнавы, урамның бар кунакларын җыеп җырлатып утырулары да сагынып сөйләргә генә калды. Әнисен, ике апасын, сеңлесен багып, вакыты җиткәч дин кануннарына туры китереп җирләү мәшәкатьләрен кичерә Рауза апа. Тик монысы да иң авыры булмый. Бала хәсрәте телгәли ана йөрәген. 50 яшен узган улын - газизе Таһирын югалту иң ачы газап була аның өчен.
Беркайчан да аның өендә кеше өзелмәде. Күршеләр, дуслар, атна саен кайтып торган килене Гөлсинә, оныклары Азат белән Алсу, килен- кияүләре, оныкчыгы Илназ һәрчак аның янында булдылар. Татарстаннан читтә яшәгән Зөһрә апа да тормыш иптәше белән җәй җиткән саен берничә айга кайтмый калмадылар.
Кеше китә- җыры кала, ди халык. Рауза апа үзе китсә дә, халык күңелендә игелекле эшләре калды. Мәңгәр халкы әле аны озак хәтерләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев