Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Йөрәк яралары ябылмыйлар

Атлар да елый икән. Сугыш елларында бу хәлләр. Казак Гариф. Бу абый авылның хайван санитары иде. Ул авырып киткән. Олы да инде. Узган гасырның 20-30 елларында ул Казахстанга китеп казах далаларында куйларны дәвалап йөргән. Ул өйләнеп киткән булган. Анда аларның 8 балалары туган. Анда озак яшәгәннән соң Гариф абый туган...

Атлар да елый икән. Сугыш елларында бу хәлләр.
Казак Гариф. Бу абый авылның хайван санитары иде. Ул авырып киткән. Олы да инде. Узган гасырның 20-30 елларында ул Казахстанга китеп казах далаларында куйларны дәвалап йөргән. Ул өйләнеп киткән булган. Анда аларның 8 балалары туган. Анда озак яшәгәннән соң Гариф абый туган якларга кайтып, туган авылында кечкенә генә йорт салып шунда яши башлый. 30 елларда колхозга керә. 8 баланың 4се генә кайта авылга. Иң кече кызы әле дә исән. Аңа 92 яшь. Ул Олы Әтнәдә яши. Гайнетдин Рәшидәсе дип йөртәләр аны. Акыллы булган әби. Гариф абый кабат эшенә чыга алмый. Колхоз аның урынына мине тәкъдим итә. Миңа нибары 15-16 яшь. Әле 7 класска кердем. Мәктәпкә кергәндә 19 бала идек.
Кыш уртасында каникулда мине тагын «правление»гә дәштеләр. Колхоз председателе: «Олы Әтнәдә курслар ачыла, син шунда укып кайтып ветсанитар булып эшләрсең», - ди. «Мин бармыйм», - дигәч, "Әниеңне урманга урман кисәргә җибәрәм", - ди. "Әнә 3 баланы бер үзең карарсың", - ди. Кая барасың. Әти сугышта. Мең бәлаләр белән кул-аякларны өшетеп "ветврач" булып кайттым бер айда.
Атлар белән икенче көнне үк таныштым. Хәтеремдә 25ләп ат. Һәрберсе аерым кардада. Бары бер ат басып тора - «Пароход». Ул мине пошкырып каршы алды. Төсе җирән. Алаша ат икән. Мин аны бер айдан белдем. Арыш саламыннан башка ризык юк. Атлар бар да хәлсез. Җитмәсә корчаңгы авыруы. Ул яман авыру. Аны көн саен ихтиол дигән май белән яланкул майлыйм. Ул миңа да күчте. 4-5 хатын чананы этә-этә "Пароход»ны сүгеп саламга бара. Атның үз характеры бар икән. Ул акрын гына йөри. Суксалар да, кыйнасалар да бер адым да артык атламый. Җигә башлаганнан шулай икән. Суксалар, туктый да борылып артына карап ала, аннан юлны дәвам итә.
Салам арасыннан яшеллек килеп чыкса, аларны җыям да "Пароход"ка бирәм. Бар вакыт шулай эскерт астыннан тычканнар җыйган башаклар килеп чык­ты. Мин аларны чистартып капчыкка салдым һәм "Пароход"ның башына киертеп куйдым. Бу нинди тәмле нәрсә дигән шикелле, "Пароход" күзен төбәп миңа карады. Аның күзләрендә борчак-борчак күз яшьләрен күрдем. Бу чын күз яшьләре иде.
1944 елның апрель аенда "Пароход" үлде. Аның үлемен мин күрмәдем. 7 хатын-кызга ияреп Арчага ашлык алырга киткән идем. Әни бара алмады. Мең бәлаләр белән кайтып мин ул турыда ишеттем. Аның гәүдәсен тунап итен бүлгәннәр иде. Әни өстәлгә менә бу сиңа "Пароход"ның ите белән шулпа дигәч, мин коса башладым. Шуннан бирле минем ашказанымның 12 илле эчәгендә элекке 5 тиенлек зурлыкта язва утыра. Ул инде ябылган, әлегәчә еш кына әрни. Яра әрнегән саен мин "Пароход" язмышын искә алам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев