Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Йөртү хокукы булмаган килеш руль артына утырган әтнәле җаваплылыкка тартылган

Бәйрәм алды атнасында Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан барлыгы 49 юл кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән. Бер райондашыбыз руль артына машина йөртү хокукы бөтенләй булмаган килеш утырган, аңа 15 мең сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәк. Алты йөртүче техник яктан төзексез булган транспорт чарасында йөргән, җидесе штрафын вакытында түләмәгән, алты...

Бәйрәм алды атнасында Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан барлыгы 49 юл кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән. Бер райондашыбыз руль артына машина йөртү хокукы бөтенләй булмаган килеш утырган, аңа 15 мең сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәк. Алты йөртүче техник яктан төзексез булган транспорт чарасында йөргән, җидесе штрафын вакытында түләмәгән, алты йөртүче куркынычсызлык каешын такмаган, тагын алтысы тизлекне тиешледән күбрәккә арттырган, өч йөртүче утын яндырмаган, берәр йөртүче - тонировка, учетка куелмаган машинада йөргән, документын онытып калдырган, страховкасы булмаган өчен административ җаваплылыкка тартылган. Юл билегесенә туктамаган - биш, пычрак номер белән йөргән - җиде машина йөртүче, киемендә яктылык кайтаргыч элементлар булмаган һәм юлны тиешле урыннан чыкмаган ике җәяүле, руль артына спиртлы эчемлекләр кулланып утырган бер йөртүче дә штрафка тартылган. Бер вак юл һәлакәте теркәлгән. ЮХИДИ инспекторы Рамил Гәрәев әти-әниләргә мөрәҗәгать итеп, яше җитмәгән балаларны руль артына утыртмаска киңәш итә." Көннәр җылыну белән мотоциклларга чират җитә. Яшүсмернең йөртү хокукы булмаса, яисә мотоциклы ЮХИДИ бүлекчәсендә учетта тормаган очракта җавап бирергә туры киләчәк. Каска киеп йөрү дә шарт. Штрафларны вакытында түләп баруны да онытмасагыз иде", - ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев