Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әйтелмәгән бер сүз...

Кызык кешеләр без. Кайвакытта кирәкмәгәнгә бик күп сөйләшәбез. Ә кирәк вакытында ике арада булган тирән упкынны юкка чыгарырга бары бер сүз җитми кала. Үзебезгә ышанабыз, мин-минлек көчле. Еш кы­на ахырын да уйлап бетермибез. Ә моның нәтиҗәсе - ике башлы таяк - үзебезгә үк китереп суга. Һәм кайвакытта яхшы ук эләктерә....

Кызык кешеләр без. Кайвакытта кирәкмәгәнгә бик күп сөйләшәбез. Ә кирәк вакытында ике арада булган тирән упкынны юкка чыгарырга бары бер сүз җитми кала.
Үзебезгә ышанабыз, мин-минлек көчле. Еш кы­на ахырын да уйлап бетермибез. Ә моның нәтиҗәсе - ике башлы таяк - үзебезгә үк китереп суга. Һәм кайвакытта яхшы ук эләктерә.
Район авылларының бер­сендә ике авылдаш арасында килеп чыккан хәлдә дә әнә шул бер гафу сүзе җитми калган. Вакытында әйтелгән бул­са, бу көнгә төшеп, өчәр тапкыр суд тормас­лар иде. Күпме вакыт буш­ка әрәм бит.
Көз башы. Әни кеше бер туганы һәм беренче сыйныфта укучы кызы белән урам буйлап атлый. Мәктәпкә ашыгалар. Үзара гәпләшәләр, инде мәктәпкә дә күп калмаган. Артларыннан машина килә. Килсен, юл иркен, узып китәргә дә ара бар. Тик... руль артындагы авылдашлары кырыйдагы чокырга кергәнче, әни кешегә якынрак узып китүне кулай күрә. Узып киткәндә көзгесе белән кулына бәрелә. Нәтиҗәдә - әни кешенең сул кулына зыян килә, тән җәрәхәте ала. Машина йөртүче бернәрсә дә булмагандай узып та китә. Туктап торуны, хәл сорашуны кирәк дип санамый. Кешегә бәрелеп китүен аңламый калгандыр, дип тә кабул итеп була. Тик менә йөртүченең аннан соң үз-үзен тотуы моны шик астына куя. Суд барышында әни кешенең сөйләгәннәрен тыңлап карыйк. "Уйламаган җир­дән килеп чык­кан әлеге хәлгә аптырап кал­дым. Җитмәсә, кулым авыртырга тотынды. Йөртүченең балалар бакчасына керүен күреп, артыннан юнәлдем. Бик каты ачуым чыкты. Мин әйткәннәргә исе китмәде аның, бары "Мин чокыр­га төшә алмыйм бит инде", - дип җавап бирде. Ә инде минем моңа карата чаралар күрер­гә теләвемне әйткәч, "Теләсә нишлә", - дип җа­вап бирде». Нәрсә бу? Кая тәгәрибез, кешеләр? Хәлгә керү, кече күңеллелек кайда? Нәтиҗәләр тагын да аяныч булырга да мөмкин иде бит.
Зыян күрүче "Ашыгыч ярдәм"гә мөрәҗәгать итә. Алынган тән җәрәхәтләре фиксацияләнә. Административ эш ачыла, җәмәгать хөкемдары та­рафыннан судта карала. Йөртүче бер елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителә. Ул бу карар белән килешмичә, аңа карата шикаять белдерә. Зыян күрүче алган тән җәрәхәтләре электән булган, имеш. Әмма соңгы судка чакырылган табиб зыянның шул көнне алынуын раслады.
Район суды рәисе Азат Нәҗмиев әлеге тавышлы эшкә ниһаять, соңгы ноктаны куйды. Җәмәгать хөкемдары карарын үзгәрешсез калдырды ул. Димәк, йөртүче бер ел руль артына утыра алмаячак. Карар чыгарылган көненнән үз көченә керде. Вакыт йөртүче таныклыгын ЮХИДИ бүлегенә тапшыр­ган көннән исәп­ләнә башлый.
Әмма күңелдә авыр бер төер калды. Йөртүченең зыян күрүчене каралтып булса да үзен акларга тырышуы, ә зыян күрүченең соңгы сүзендә аны йөртү хокукыннан мәхрүм итмәүне соравы каршылыклы фикерләргә этәргеч бирде.
Димәк, йөртүче үз гаебен тулысынча аңлап бетерми, бетерергә теләми, үкенү хисләре дә аңа ят. Шунысы бигрәк тә аяныч.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев