Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Юбилеең белән, “Әтнә таңы”!

Хөрмәтле журналистлар, матбугат хезмәткәрләре, газетабыз хәбәрчеләре һәм аны яратып укучылар! Моннан 25ел элек ничек итеп районыбыз газетасын чыгарырга дип баш ваттык. Чынга ашмас хыял кебек күренгән вакытлары да булмады түгел, чөнки типография юк, җиһазлары юк, аннан да бигрәк журналистлар юк...- менә шул көннән соң 25 ел вакыт узды. Авырлыкларны бергәләп...

Хөрмәтле журналистлар, матбугат хезмәткәрләре, газетабыз хәбәрчеләре һәм аны яратып укучылар!

Моннан 25ел элек ничек итеп районыбыз газетасын чыгарырга дип баш ваттык. Чынга ашмас хыял кебек күренгән вакытлары да булмады түгел, чөнки типография юк, җиһазлары юк, аннан да бигрәк журналистлар юк...- менә шул көннән соң 25 ел вакыт узды. Авырлыкларны бергәләп җиңдек, Аллага шөкер, бүген районыбызның башкаларга үрнәк итеп күрсәтерлек, рәхәтләнеп укырлык, киңәшләшерлек, социаль мәсьәләләрне бергәләп хәл итәрлек үз газетасы, "Безнекеләр бит болар!", дип гоурланырлык үз журналистлары бар.

Хөрмәтле "Әтнә таңы" хезмәткәрләре!

Сезне олы юбилеегыз белән ихлас котлыйм. Нәкъ менә Сезнең авыр һәм җаваплы хезмәтегез ярдәмендә бүген районыбыз халкы бердәм һәм бер максатны күздә тотып яши, тырышып эшли. Игенчелекне, терлекчелекне дә белеп, аңлап яктыртасыз, мәгариф, мәдәният, спорт өлкәләре дә бердәй чагылыш таба. Көнкүрешебезне, яшәешебезне дә газетабызны укып беләбез. Кимчелегебезне күрсәтеп төзәттерәсез, иҗат итүчеләргә булышасыз. Алай гына да түгел, районыбыз эшчәнлеген республикабыз халкына күрсәтә беләсез.

Газетабыз хакимият һәм җәмгыять арасында да үзенә күрә бер күпер ролен үти. Шул ук вакытта "Әтнә таңы"- көзге дә, анда барысы да күренә. Нәтиҗәле эшчәнлегегез, район тормышында мөһим булган вакыйгаларны объектив яктыртуыгыз өчен дә зур рәхмәт Сезгә! Берсеннән-берсе кызыклырак яңа идеяләр, иҗади проектлар юлдаш булсын. Ә үзегезгә сәламәтлек, гаилә бәхете, иҗади уңышлар, яңадан-яңа үрләр телим.

Габделәхәт Хәкимов,

Әтнә районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев