Югары Шашыдан Габделфәт Нуриев Россия Федерациясе Президентын туган көнендә сайлады
1007нче Күңгәр сайлау участогында Россия Федерациясе Президентын сайлауларда катнашырга, тавыш бирергә килүчеләр көннең беренче яртысында гаять күп булдылар. Сайлаучыларның берсе - Нуриев Габделфәт Фоат улы белән очрашып сөйләшүебез истә калырлык булды. Эш шунда, бүген аның өчен икеләтә бәйрәм. Бүген минем олы юбилей - 60 яшь тулды, - дип елмайды ул....
1007нче Күңгәр сайлау участогында Россия Федерациясе Президентын сайлауларда катнашырга, тавыш бирергә килүчеләр көннең беренче яртысында гаять күп булдылар.
Сайлаучыларның берсе - Нуриев Габделфәт Фоат улы белән очрашып сөйләшүебез истә калырлык булды. Эш шунда, бүген аның өчен икеләтә бәйрәм.
-
Бүген минем олы юбилей - 60 яшь тулды, - дип елмайды ул.
Олы юбилейның тагын бер үзенчәлекле датага - Россия Федерациясе Президентын сайлаулар көненә туры килүе икеләтә бәйрәм инде ул! Юбиляр үзе дә:
-Туган көн болай да күңел күтәренкелеге бирә, ә инде аның сайлаулар көненә туры килүе, бу көнне тагын да истәлеклелрәк итә, - ди.
Участокка җәмәгате Рәмзия белән бергә килгән.
-
Әллә көне шундый истәлекле булганга, кәефем бик әйбәт бүген, - ди.
Сөйләшә торгач шул ачыкланды, туган көнен бүген билгеләми икән ул. "25 март көнне барлык туганнар белән бергә җыелып, берәр кафеда бәйрәм итәргә дигән хыял бар үзе", - дип планы белән таныштырды. Ә бүген, бары сайлауларны гына күз алдында тота, күрәсең. Чөнки, үзе сайлап кайтса да, әле өлкән яшьтәге әнисенең тавыш бирәсе бар. "Сайлау участогыннан өйгә киләчәкләр", - ди.
Габделфәт Нуриевне белүчеләр күптер. Чөнки Югары Шашы авылында яшәүче бу шәхес озак еллар буе Күшәр мәктәбендә балаларга белем бирә. Аны гаделлеге, төгәллеге өчен хөрмәт итәләр. Ныклы сәламәтлек белән озын, озак яшәргә, мондый шатлыклы һәм истәлекле көннәрне әле тагын күп тапкырлар күрергә язсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев