Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Әтнә таңы“ - юкә агачка атланма

Шәп яшибез... Кризис, кризис дип куркытсалар да, аллага шөкер, тиешле хезмәт хакын вакытында алып барабыз, кибетләр дә сый нигъмәттән сыгылып тора. Авыл кешесе тик торып өйрәнмәгән, сарае тулы малы , бакчасы тулып бәрәңге, вак - төяк яшелчәсе үссен дип ел әйләнә бил бөгә. Шуңа тормышы да мулдан. Акча да юк...

Шәп яшибез... Кризис, кризис дип куркытсалар да, аллага шөкер, тиешле хезмәт хакын вакытында алып барабыз, кибетләр дә сый нигъмәттән сыгылып тора. Авыл кешесе тик торып өйрәнмәгән, сарае тулы малы , бакчасы тулып бәрәңге, вак - төяк яшелчәсе үссен дип ел әйләнә бил бөгә. Шуңа тормышы да мулдан. Акча да юк түгел. Яңа ел алдыннан да кризис дип, акча үзгәрә дип куркып, бик күпләр машина өстенә машина алды. Көнкүреш техникасы сатыла торган кибетләрдән кырып- себереп, кирәксә- кирәкмәсә әйбер җыючылар турында да күп яздылар. Акча булмаса бер читен, булса тагын да авырырак . Ни өчен дигәндә, кайда сакларга белми аптырыйсың. Аны бит әле саклап кына түгел, азрак арттырасы да килә. Һаман да киләчәкне уйлыйбыз, "кара көнгә" дип җыючылар да байтак. Әнә шулай адәм балалары пирамида дигән акча капкынына эләгә дә инде. Мондый пирамидалар кешегә бик күп акчалар, алтын таулары вәгъдә итә. Әйтик, кеше бер мең сум сала икән, бер елдан аның кереме 120 мең булып кире кайта, имеш. Әле үзең кебек тагын шундый ачык авызларны тарта алсаң, өстәмә процентлар да бар. Тик күп очракта, акча алыр вакыт җиткәндә әллә ниләр вәгъдә иткән финанс оешмасы вәкилләреннән җилләр исә. Ә син теге бер мең акчага кул гына селтисең, янәсе, каян килеп кая китмәгән. Кешеләр дәгъва белдермәсен өчен" пирамидалар" шундый кечкенә акчалар белән эш итә дә инде. Узган ел Татарстанда мондый пирамидалар эшчәнлегеннән 3,5 мең кеше 500 миллион сумлык зыян күргән. Мондый оешмаларга карата 14(!) җинаять эше кузгатылган. Шуңа да карамастан, зыян күрүчеләрнең берсенә дә сыңар тиен кайтарылып бирелмәгән. Дөрес, мондый пирамидалар белән беррәттән намуслы кулланучы кооперативлар да юк түгел. Аларын ялганчылардан ничек аерырга соң? Әгәр акчаны бик югары процент белән кайтарып бирергә вәгъдә итәләр икән - сак булыгыз, каршыгызда финанс пирамидасы. Кулланучы кооперативның" Саморегулируемая организация" сайтында исәптә булуын тикшереп карарга онытмагыз! Шулай ук әлеге оешма Россия Үзәк Банк реестрында да теркәлгән булырга тиеш. Ә инде алар үзегез белән танышларыгызны да алып килергә кушсалар - ераграк качыгыз! Соңгы араларда моңа охшаш пирамидалар интернет челтәрендә дә барлыкка килә башлады. Кызыксындыру өчен бер белмәгән кешеләр, сезгә ярдәм итәргә телим дигән булып, хәбәр җибәрәләр. Җавап бирсәң, урыс әйтмешли" тут как тут", эшләү принцибын аңлаткан видеоролик килеп төшә. Шул арада өйрәнү өчен китаплар алырга дип акчасын да сорый башларга мөмкиннәр. Тик ул акчаны, китаплар кебек үк бүтән күрә алмыйсың инде. Узган елларда финанс пирамидасының тагын бер төре турында шау иттеләр. Болары имеш, кешегә кредит түләргә ярдәм итәләр. Схемасы болайрак: кеше кредитка акча ала, аның 30% тирәсе акчаны "ярдәм итүче" оешмага илтеп бирә. Теге оешма кредитны үзебез түлибез дип антлар эчә, әллә нинди килешүләр төзи. Акча белән күзе томаланган адәм баласы тагын, тагын кредитлар ала, тегеләргә илтеп бирә, якыннарын да шуңа җәлеп итә. Бер өч айдан кредит алган банклардан "сәләм" хатлары килә башлый. Алганнан соң бер яки ике ай гына түләнгән дә, вәссаләм. Ничек алай, дип аптырый үзенең алданганын танырга теләмәгән адәм баласы. Тотына тегеләргә шалтыратырга, офис ишекләрен шакырга. Ә анда аферистлардан җилләр искән. Шуннан яхшы җиреңне кашый- кашый түлә инде, тик торганда, бер кирәкмәгәнгә җыйган әҗәтләреңне. Ярый да хезмәт хакың җитәрлек булса.... Әле бит үзең үк сазлыкка алып кереп батырган танышларның күзенә карыйсы да бар. Мондыйлар шуны онытмасын иде, банк ризалыгыннан башка кредитны бүтән кешегә яки оешмага күчергән очракта закон каршында җавап бирергә туры киләчәк. Ничек кенә булмасын, барысын да яхшылап тикшермичә акчаларыгызны теләсә- кемгә тапшырырга ашыкмагыз. Акылсыз баш аякларга тынгылык бирми дигән мәкаль бар бит. Уйланмаган бер адым - гомер буена җитәрлек әҗәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев