Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Юл һәлакәтендә 2 кеше һәлак булган - "Әтнә таңы"

Татарстанның Тукай районында транспорт һәлакәтендә 2 кеше һәлак булган, тагын 2 кеше имгәнгән, соңгыларының 1се - 2007 елда туган кыз бара. "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсеннән хәбәр итүләренчә, Чаллы - Сарман юлының 4 нче чакрымында һәлакәт булуы турында бүген сәгать 12 туларга 15 минутта...

Татарстанның Тукай районында транспорт һәлакәтендә 2 кеше һәлак булган, тагын 2 кеше имгәнгән, соңгыларының 1се - 2007 елда туган кыз бара.

"Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсеннән хәбәр итүләренчә, Чаллы - Сарман юлының 4 нче чакрымында һәлакәт булуы турында бүген сәгать 12 туларга 15 минутта хәбәр килеп ирешкән. "Мицубиси Лансер" белән "Чери Тиго" "маңгайга-маңгай" бәрелешеп, әлеге транспорт чарлары да зыян күргән. Шул урынга килеп җиткән янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар имгәнгән, җәрәхәтләнгән машина йөртүчегә ярдәм күрсәтү өчен, ачылмаган "Мицубиси Лансер" ишекләрен кисеп ачарга туры килгән. Аның аягын ныгытып бәйләп, җәрәхәтләрен бәйләгәннәр һәм психологик ярдәм күрсәткәннәр. "Черри" автомобиленең тәгәрмәче шартлаган да, шуның нәтиҗәсендә, 1974 елгы йөртүче идарәне югалтып, "Мицубиси" белән бәрелешкән дип фаразлана. Шул рәвешле, "Черри" рулендагы ир һәм "Мицубиси"дагы 1990 елгы пассажир кыз һәлак булган. "Мицубиси" рулендагы ирнең аягы сынган, баш мие селкенгән һәм баш сөяге, мие эчтән җәрәхәтләнгән. "Черри"да утырган 2007 елгы кыз баланың эче бик нык бәрелгән, баш мие селкенгән, баш сөяге, мие эчтән җәрәхәтләнгән. Казаланучыларның хәле уртача авырлыкта санала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев