Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Юл һәлакәтендә бер баланың гомере өзелгән

Барлыгы 4 кешенең сәламәтлегенә зыян килгән, 2 кеше һәлак булган. (Казан, 20 февраль, "Татар-информ"). Теләче районында юл һәлакәте аркасында 4 кешенең сәламәтлегенә зыян килгән, 2 кеше һәлак булган. Бу хакта Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Идарә тармагы мәгълүматларына караганда, юл-транспорт һәлакәте Казан-Шәмәрдән юлының 68 нче чакрымында...

Барлыгы 4 кешенең сәламәтлегенә зыян килгән, 2 кеше һәлак булган.

(Казан, 20 февраль, "Татар-информ"). Теләче районында юл һәлакәте аркасында 4 кешенең сәламәтлегенә зыян килгән, 2 кеше һәлак булган. Бу хакта Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Идарә тармагы мәгълүматларына караганда, юл-транспорт һәлакәте Казан-Шәмәрдән юлының 68 нче чакрымында булган. Ике җиңел машина бәрелешкән. Урынга ашыгыч медицина ярдәменең 2 фельдшер бригадасы килгән. Җиңел машиналар бәрелешү аркасында 6 кеше зыян күргән: ашыгыч ярдәм хезмәте килгәнче, 2 кеше һәлак булган. Аларның берсе - 2006 елда туган бала. Җәрәхәт алган 4 кеше Арча Үзәк район хастаханәсенә китерелгән.

"Татар-информ" мәгълүмат агентылыгына Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте Казан-Шәмәрдән юлында "Тойота" һәм "Мицубиси"машиналары бәрелешүе хакында хәбәр иткән иде инде. Ул вакытта, беренчел мәгълүматлар буенча, авыр тән җәрәхәте алучылар хакында гына әйтелгән иде.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев