Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Юл һәлакәтләрнең күбесе җәяүлеләр белән бәйле

Статистикага күз салсаң, юл-транспорт һәлакәтләренең иң таралганы - җәяүлеләрне бәрдерү очраклары. Үлемгә китергән очраклар күбесенчә тәүлекнең караңгы вакытында теркәлә. Чөнки бу вакытта йөртүчегә юлдагы кешене күрү бик кыен. Кар, яңгыр, томан, аяк астындагы юеш кар боткасы, бозлавык куркынычны тагын да арттыра. Шуның өстенә, җәяүленең киемендә яктылык кайтаручы элементлар да булмаса,...

Статистикага күз салсаң, юл-транспорт һәлакәтләренең иң таралганы - җәяүлеләрне бәрдерү очраклары.

Үлемгә китергән очраклар күбесенчә тәүлекнең караңгы вакытында теркәлә. Чөнки бу вакытта йөртүчегә юлдагы кешене күрү бик кыен. Кар, яңгыр, томан, аяк астындагы юеш кар боткасы, бозлавык куркынычны тагын да арттыра. Шуның өстенә, җәяүленең киемендә яктылык кайтаручы элементлар да булмаса, һәлакәт чыгасын көт тә тор.

Төнлә юлга чыгучы җәяүленең үзен саклауда иң нәтиҗәле чарасы - нәкъ менә өс яки аяк киемендә яктылык кайтаручы элементлар булу. Аларга шәһәрдән яки авылдан читкә чыгучылар аеруча игътибар итәргә тиеш. Юл хәрәкәте иминлеген саклаучылар әти-әниләрдән балаларының киемнәренә шундый элементлар беркетүне сорый. Аларны киемнең билдән муенга кадәрге өлешенә ябыштырсаң яхшы. Яктылык кайтаручы элементлар хәзер киемнең үзенә дә тегелә. Шуңа күрә ата-аналар баштан ук шундый киемнәр сатып алсалар яхшы.

ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысыннан да сак булуларын, бер-берсен хөрмәт итүләрен, чит кеше бәласенә игътибарсыз калмауларын, ярдәм итүләрен сорый.

Чыганак: www.tukai-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев