Юлда бер аяк киемсез хатын-кыз мәете табылган
Җәмгыять

Юлда бер аяк киемсез хатын-кыз мәете табылган

Бу хәл Биектау районында теркәлә.

NTR-24.ru хәбәрләренә караганда, юлда киемсез, бер аяк киеме дә булмаган 33 яшьлек хатын-кыз гәүдәсен табалар.

Полиция ачыклаганча, аек булмаган хатын-кыз якыннары белән сүзгә килә. Дустыннан күрше авылга илтеп куюын сорый. Юлда хатын-кыз чишенә һәм аяклары белән автомобилҗнең алгы тәрәзәләренә тибә башлый. Моннан соң, ир-ат автомобильне туктатып, исерек хатынны төшереп калдыра. Ә инде аның туңып вафат булуын ишеткәч, киемнәрен дә юлда ташлап калдыра.

Хатын-кыз түбән температурадан үлә. Хәзер аңа каршы "Куркынычта калдырып китү" маддәсе буенча җинаятҗ эше ачылырга мөмкин.


Нет комментариев