Юллар бетмәде, ут бар!
Юллар бетмәде, ут бар! Хөрмәтле "Әтнә таңы" редакциясе. Без кечкенә генә Яңа Бәрәскә авыл халкы сезне яңа ел белән котлыйбыз. Сезгә һәм район халкына исәнлек-саулык, эшегездә зур уңышлар телибез. Районыбыз газетасына шатлыгыбызны сезнең белән дә уртаклашып, рәхмәтләребезне җиткерү өчен язабыз. Безнең Яңа Бәрәскә авылы кечкенә генә булса да, Яңа ел...
Юллар бетмәде, ут бар!
Хөрмәтле "Әтнә таңы" редакциясе. Без кечкенә генә Яңа Бәрәскә авыл халкы сезне яңа ел белән котлыйбыз. Сезгә һәм район халкына исәнлек-саулык, эшегездә зур уңышлар телибез.
Районыбыз газетасына шатлыгыбызны сезнең белән дә уртаклашып, рәхмәтләребезне җиткерү өчен язабыз. Безнең Яңа Бәрәскә авылы кечкенә генә булса да, Яңа ел бәйрәмнәрен күңелле генә үткәреп җибәрдек. Аллага шөкер, көннәр буранлы булса да, юлыбыз бетмәде, балалар да, туганнар да авылга кайта алды. Бу безнең өчен зур шатлык, чөнки авылга керә алмый тилмергән чаклары да бик күп булды. Кич белән урамга чыксак, баганаларда утыбыз бар, эчәргә суыбыз бар; өебез җылы, газ ягабыз. Бу - зур байлык!
Безне менә шушы уңайлыклардан мәхрүм итмәгән, безнең авылны онытмаган җитәкчеләребез: ООО "Дусым" хуҗалыгы җитәкчесе Ленар Сәмигуллинга, Күлле Киме авыл җирлеге башлыгы Хәмит Гәрәевка, үзебезнең авылдашыбыз, алдынгы механизатор Рәис Гайнетдиновка зур рәхмәтебезне белдерәбез. Бик зур рәхмәт Сезгә! Исән-сау булыгыз, тазалык белән гомер итеп, балаларыгызның, оныкларыгызның игелекләрен күреп, тигезлектә картаерга насыйп булсын. Авыл халкына эшләгән яхшылыкларыгыз үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын. Киләчәктә Яңа Бәрәскә авылына булган игътибар кимемәс, ел дәвамында юллы булып яшәрбенз дип өметләнәбез. Башка кечкенә авыллар да онытылмасын дигән теләктә калабыз.
Яңа Бәрәскә авылы халкы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев