Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә юлларында игътибарлы булу кирәк

20 апрельдә һава шартлары кинәт кенә начарланып китте. Без яз көткәндә "кыш" килде, бозлы яңгыр юллардан бозлавык ясады. Җәйге көпчәккә күчкән машиналар да адәм балалары кебек шуа башлады. Иртә таңнан Бәдри Җиһаншин урамы чатында җиңел машинаның юлдан төшүен хәбәр иттеләр. "Аллага шөкер, йөртүчеләре исән-саулар. Машинада ике кеше иде, тырналу-бәрелүләр генә...

20 апрельдә һава шартлары кинәт кенә начарланып китте.
Без яз көткәндә "кыш" килде, бозлы яңгыр юллардан бозлавык ясады. Җәйге көпчәккә күчкән машиналар да адәм балалары кебек шуа башлады. Иртә таңнан Бәдри Җиһаншин урамы чатында җиңел машинаның юлдан төшүен хәбәр иттеләр. "Аллага шөкер, йөртүчеләре исән-саулар. Машинада ике кеше иде, тырналу-бәрелүләр генә бар, зыянлы түгел..." - дип аңлатты "Ашыгыч ярдәм" фельдшеры Лилия Сәфәрова. Юлчылар төннән бозны эретүче катнашма сипсәләр дә, бу әле тизлекне арттырырга ярый дигән сүз түгел. Җәяүлеләр дә, машина йөртүчеләр дә бер-беребезне хөрмәт итик, юллар саклык сораганын оныт­мыйк.
Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рифат Нурмехәметов та машина йөртүчеләргә артык җитди сәбәпләр булмаган очракта, руль артына утырмаска киңәш итә. - Һава шартларының на­чараюы нәтиҗәсендә юлларда бозлавык һәм кар көртләре барлыкка килү сәбәпле, машина йөртүчеләр юл куркынычсызлыгы кагыйдә­ләрен үтәүгә аеруча игъ­тибарлы булсыннар иде, - ди ул. Тизлекне тиеш­ледән арттырмыйча, шул ук вакытта транспорт чаралары арасындагы интервалны саклап йөрү зарур. Каршы як полосага чыгу кебек куркыныч маневрлар ясаудан да тыелырга кирәк. Машина йөртүче һәм аның пассажирлары куркынычсызлык каешлары таккан, 12 яшькә кадәр балалар махсус утыргычларга утыртылган булырга тиеш. Җәяүлеләр дә юл аша чык­канда игътибарлы булып, бары тиешле урыннан гына чыксыннар иде, - ди җитәкче.
Татарстан гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, республикада алдагы көннәрдә дә болытлы һава торышы сакланачак. Кар, җепшек кар, яңгыр явачак. Урыны белән явым-төшемнең көчәю ихтималы да бар. Аерым районнарда буран чыгуы көтелә. Җил төньяк-көнчыгыштан исә, вакыты белән юнәлеше үзгәреп, төньяк-көнбатыш тарафтан исәргә дә мөмкин. Җилнең көчәю мөмкинлеге дә фаразлана. Көчәйгән вакытта аның тизлеге секундына 17-22 метрга кадәр җитә. Көндез +2, +4 градус җылы, төнлә -1, -4 градус суык көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев